«Асыл нәсел» ансамблендә җырлап йөрүче балаларны шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йорты үзенә җыйды.
Түбән Камадагы халыклар дуслыгы йортында, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле карамагындагы «Асыл нәсел» ансамблендә җырлап йөрүче балалар өчен мастер-класс үткәрелде. Ул мастер-класс Түбән Кама җирле керәшен оешмасы ярдәмендә оештырылды.
.jpeg)
«Асыл нәсел»дәгеләр, иң элек, бу Дуслык йортында урнашкан керәшен культурасы музеенда булып, андагы экспонатлар белән таныштылар.
Экскурсия барышында балаларга керәшеннәр, халкыбыз тарихы, мәдәнияте турында «Сүрәкә» ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина мавыктыргыч итеп сөйләде. Балалар Олы көн, аның үзенчәлекләре, бу бәйрәмгә бәйле йолалар һәм традицияләр турында үзләре өчен бик күп яңа нәрсәләр белделәр.
.jpeg)
Мастер-класста балалар, «Ыру агачы» иҗат остаханәсе белгече Вероника Иванова (Бурчина) җитәкчелегендә, әзер өлге буенча, тукымадан Пасха тавыгы тектеләр. Соңыннан, үзләре теккән шул Пасха тавыгын тотып, барысы бергә, истәлек өчен фотога да төштеләр.
.jpeg)
.jpeg)
Нет комментариев