Зәй якларына Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя һәм улы Искәндәр кайтты. Алар нәсел тамырлары тоташкан Югары һәм Урта Баграж авылларында булдылар.
Урта Багражда — беренче үз нигезләре
Аяз Гыйләҗевнең әти-әнисе укытучылар булган, аларны элек бер авылдан — икенчесенә, бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөрткәннәр. Урта Баграждагы йорт — аларның беренче үз нигезләре. Хәзер әлеге йорт музей буларак эшли.
Аяз Гыйләҗев Урта Баграж авылы халкына — керәшеннәргә гомер буе рәхмәтле булган. Бу аның әсәрләрендә ачык күренә. Шушы авыл кешеләрен, мондагы сукмакларны, чишмәләрне, тауны язучының китапларыннан җиңел таныйсың. Нәкыя апа хатирәләре белән уртаклашты:
— «Сагынып, ашкынып кайттык Багражга. 1955 елда — Аяз төрмәдән кайтканда, әти белән әни биредә мәктәп ихатасындагы йортта яши иде. Ул әтисе белән әнисенә үз йортларын булдырырга ярдәм итүне үзенә максат итеп куйды. 1960 елда без — барлык балалары шушы йортны тергездек. Аның өчен әти белән әнинең куануларына чик чама булмады: моңа кадәр шәхсән үз йортлары булмаган кешеләргә бу төп нигез булды. Зәй төбәге, биредә яшәүче керәшен халкы безнең якын кешеләребезгә әйләнде. Аяз гел керәшен халкы — изге халык, алар кешелекле булулары белән аерылып тора, дип әйтә иде. Кешеләрен, тарихын зурлаган төбәкнең киләчәге дә якты».
Хатирә урыннары: чишмә, храм, йорт
Урта Багражда кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе истәлегенә таш куелган Минәй чишмәсенә төшеп, шифалы судан да авыз итте. Югары Багражда Нәкыя апа белән Искәндәр әфәнде реставрациядән соң ачылган Изге Троица храмында булдылар. Шулай ук Гыйләҗевлар яшәгән чиркәү каршындагы йортны да карадылар.
Балачак һәм иҗат башлангычы — Югары Багражда
Кечкенә Аязның балачаклары, мәктәп еллары, яшьлеге Югары Багражда уза. Язучы булып формалашуының да башлангычы яшьлек елларына туры килә: шигырьләр язу белән мавыга. Үзенең иң беренче язмаларын да ул туган авылы Багражга багышлый.
Аяз Гыйләҗев үз хатирәләрендә болай дип искә ала:
— «Мин үз үземне белә башлаганда, без Югары Баграж дигән гүзәл керәшен авылында, нәкъ чиркәү каршысындагы пуҗымда, Әндриян дәдәйләр өендә яши идек. Әндриян дәдәй — балта остасы; аны Федоттагы ятим балалар йортына эшкә чакырып алганнар, ул гаиләсе белән шунда яшәп ятканда, без алар өендә тордык. Минем иң җылы, иң кадерле хатирәләрем җир шарының шушы кечкенә ноктасы белән бәйле.
Минем балачагым, яшьлегем нәкъ шушы авылда — шат күңелле, кунакчыл, кешелекле, гадел, эчкерсез күңелле керәшеннәр белән үтте. Яше дә, карты да безгә зур хөрмәт белән карыйлар иде. Яшьлек чакларым сугыш алды һәм сугыш арты елларына туры килде. Шул еллар истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. “Берәү“, “Дүртәү“ повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып карадым.
„Язгы кәрваннар“, „Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят“ исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем авылдашларыма, якты шәхесләргә, Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәргә геройлар үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл затлар турында».
— «Баграж якларын сагынып кайтык. Югары Баграждагы чиркәүне дә бик күрәсебез килгән иде», — диде Гыйләҗевлар.
Аларны Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев озатып йөрде. Нәкыя апа белән Искәндәр абый Баграж, Зәй яклары белән бәйле бик күп хатирәләрен искә төшерделәр.
Фото: Авыл җирлекләреннән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев