Дүрт Мунча авыл җирлеге волонтерлары 700нче маскировка челтәрен үрделәр
Хәбәрләр

Дүрт Мунча авыл җирлеге волонтерлары 700нче маскировка челтәрен үрделәр

17 август көнне Дүрт Мунча авыл җирлеге волонтерлары 700нче маскировка челтәре әзерләп куйдылар.

Бу сан артында — 1 ел һәм 10 ай дәвамында һәр көнне туктаусыз башкарылган зур хезмәт тора. Дүрт Мунча һәм Зичәбаш авылларында чын мәгънәсендә заманыбыз геройлары яши. Алар челтәр үрү белән генә чикләнмиләр: һәр челтәр белән бергә, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә иң кирәкле әйберләрне дә җыеп, фронтка озаталар.

«Аларны монда беркем дә мәҗбүр итми, бернинди мактау да көтмиләр. Көн саен, ялсыз-нисез, үзләренең тыйнак хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайтырга тырышалар. Бу — олы йөрәкле, илсөяр кешеләрнең фидакарьлеге.

Сезнең куллар — безнең солдатлар өчен ышанычлы тыл. Җиребездә тизрәк тынычлык урнашсын, ә егетләребез исән-сау, Җиңү белән туган йортларына әйләнеп кайтсыннар», — дип яздылар Дүрт Мунча мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев