15 август көнне, Теләче районының Баландыш авылында бишенче тапкыр «Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе» узды.
«Түгәрәк уен» «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән бергәлектә уздырыла. Монда район газетасына язылучылар, кунаклар рәхәтләнеп җырлап-биеп, уеннарда катнашып ял иттеләр.
Бәйрәмгә килүчеләрне фольклор коллективлар милли ризыклардан корылган табын, үз җырулары белән каршы алды. Шулай ук, күргәзмәләр, остаханәләр һәм сәүдә үзәкләре эшләде.
«Түгәрәк уен»да Теләче районының Иске Карабаян авылыннан «Беләзек» һәм Субаштан «Нардуган» фольклор ансамбльләре дә катнашты. Бәйрәм башлангач мәйданда да чыгыш ясадылар: керәшен биюләре, җырулары башкардылар. Халык бик яратып карады, кушылып җырлап та утырдылар.
Фото: Алина Кондратьева
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев