«Туганайлар» газетасы редакциясе Казанда бишенче Медиа-Питрау уздырды
«Туганайлар» ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Питрау бәйрәме оештырды.
Медиа-Питрау — «Туганайлар» редакциясенең бу атнадагы икенче зур вакыйгасы. Аның беренчесе —дүшәмбе көнне Казанның уникаль осталык үзәгендә ачылган «Питрау җыены — җәй яме» күргәзмәсе.
Бәйрәм 15 июль көнне көндезге уникедә ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял паркында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Еларга җитешкән баладай иртәдән үк куркытып йөргән болытлар таралып, күктә кояш балкыды. Җирдә «Бәрмәнчек»нең кояштай янып торган, милли киемнәре дә төсләр балкышына тиң булган кызлары һәм җегетләре бию көенә бөтерелде, керәшен җырулары әйтте.

Медиа-Питрауны ачу тантанасында ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:
— Питрау җитте — җәй үтте, диләр. Коллегаларыбызны, җыелган халыкны бәйрәм белән котлыйм. Биш ел рәттән, ТАТМЕДИА каршында шундый зур бәйрәм — Медиа-Питрау үткәрәбез. Күптән түгел генә бу бәйрәмгә багышланган фотокүргәзмә дә ачылды. Бушлай күргәзмә карарга чакырам. Анда иң якты, иң матур фотолар җыелган. Керәшен дусларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Питрау — бөтен халкыбызның бәйрәме, анда керәшеннәр генә түгел, татарлар да җыела, Питрау бу атнада Җөридә бик күңелле үтә. Бу зур бәйрәмне атна уртасында ТАТМЕДИАДА башлап җибәрәбез. «Туганайлар» — бик актив һәм матур кызлар эшләүче редакция. Барыгызны да Питрау белән котлыйм, — дип күңелләрдәге бәйрәм рухын тагын да көчәйтә төште.

Чыгышына ялгап, Шамил Мөхәммәтович, «Туганайлар» редакциясе белән үзара хезмәттәшлек өчен, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбленә, халыкара һәм республика конкурслар лауреаты, җырчы Алина Әхмәтшинага Рәхмәт хаты тапшырды.


«Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина да үз чыгышында Медиа-Питрауга килгән бар халыкны редакция исеменнән бәйрәм белән котлап үтте.
— Җитәкчеләребезгә рәхмәт, биш ел буе бергәләшеп шушы матур бәйрәмне уздырабыз. Медиа-Питрауның биш еллыгы уңаеннан, редакция хезмәткәрләре урманнардан, кырлардан шифалы үләннәр җыеп, киптереп, Питрау чәе әзерләде. Һәрберегез фотозонага барып, «Питрау чәе»н алып, өйләрегезгә кайткач, төнәтеп эчә аласыз. Җитәкчеләргә дә Питрау күчтәнәчебез бар, — дип, Юлия Юрьевна ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусовага, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Юлия Дуваловага кечкенә генә бүләкләр тапшырды.

Үзе дә озак еллар дәвамында «Туганайлар» редакциясенең баш редакторы булган, шуның ун елын ТАТМЕДИА бинасында эшләгән Людмила Белоусова да Питрау белән тәбрикләде. «Туганайлар» редакциясенә һәрьяклы ярдәмнәре, бәйрәмнәрне оештыруда булышканнары өчен ТАТМЕДИА җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
— 12 июльдә без Питрауны Зәй, Сарман, Түбән Кама районнарында каршыладык. Керәшен авылларында зур бәйрәмнәр узды. Керәшеннәрдә бу атнаны бәйрәм атнасы, диләр. Гомумән, керәшеннәрдә бәйрәмнәр атна буе бара. Шуңа күрә бу атнда бик матур чаралар була, әле өченче көн генә "Туганайлар«ның бик матур күргәзмәсен ачтык. Кичә Җәкәү йортында керәшен костюмнары буенча тагын бер күргәзмә эшли башлады. Менә бүген Медиа-Питрау үткәрәбез. Питрау атнасында бөтен керәшен дөньясы бәйрәм итә. Шушы матур бәйрәмгә килгәнегез, «Туганайлар» газетасын яратканыгыз, аның подписчиклары булганыгыз өчен рәхмәт. 12сендә Питрауны каршылаган булсак, аны 18 июльдә Җөридә озатабыз. Барыгызны да Питрау озату бәйрәмендә, Җөридә көтәбез, — дип тәмамлады ул сүзен.

Җөридәге бәйрәмендәге «Димче почмагы» яучысы Аграфена Василева да: «Димче диңгез кичтерер, яучы янчык чиштерер», — дип Җөригә чакырды.
Бу чыгышлар «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» һәм «Казансу» ансамбльләре чыгышы, Алина Давыдова, Алина Әхмәтшина, Анастасия Иванованың җырулары, кечкенә Антонина Максимова сәнгатьле итеп шигырь сүз сөйләве белән аралашып барды. Евгений Максимовның «Мин – керәшен «борычы» җыры премьерасын да халык алкышларга күмде.



Меди-Питрауны алып баручы Дмитрий Баранов халыкны тик тотмады. Кайсы яклардан килүләре белән дә кызыксынды. Аның соравына тамашачыларның «Питрәчтән», «Теләче районыннан», «Сабадан», «Түбән Камадан ук килдек» дигән җаваплары ишетелде. Питрау себеркесе бәйләргә дә чакырды. Җырчыларга кушылып җырлап утыручылар да аз булмады. Алина Давыдова, үзенең гадәте буенча, тамашачыны да шактый гына җырлатты, биетте.
Керәшен бистәрләре һәм кыр чәчәкләре белән бизәлгән фотозонадан бәйрәм дәвамында кеше өзелмәде. «Туганайлар»ның җиңел-җитез кызлары кыр чәчәкләреннән үргән такыяларны киеп, бар да фотога төште. Медиа-Питрау тәмамланганнан соң да әле редакция кызлары фотозонаның бушаганын сабыр гына көтте.


Алиса Ахметшина, Рамил Гали фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев