Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Кряшен Чибяре-2026»: көчле финалистлар, үзенчәлекле чыгышлар, көтелмәгән сюрприз

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Питрау бәйрәменең иң дулкынландыргыч мизгеле — «Кряшен чибяре»н сайлау. Меңләгән кунак арасында, нәкъ менә шушы конкурсны карарга килүчеләр шактый.

Көчле состав

Питрауны «Кряшен Чибяре»ннән башка күз алдына китереп тә булмый. 20 елдан артык оештырылган конкурс – фестивальнең матур бизәге. Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге (җит.Игорь Шрыков) канаты астында конкурс елдан-ел заманча сулыш ала. Бу – үзенчәлекле борынгы мирасыбызны яшь буынга кызыклы итеп тәкъдим итеп, аларда керәшенлек тәрбияләү һәм киләчәккә тапшыру.

Әзерлек этаплары вакытында кызлар белән танышуга, күңелдә «быел бигрәк көчле финалистлар җыелган» дигән уй йөгереп узды. Конкурста катнашучы 10 кызның һәркайсының ныклы әзерлекле булуы күренеп торды.

Талантка үрелгән кыюлык

Конкурс 7 этаптан торды: дефиле, визитка, аш-су, интеллектуаль тур, видеоролик, иҗат номеры һәм бию.

Дефиледа кызлар шушы конкурс өчен махсус тегелгән заманча керәшен күлмәгеннән чыктылар. Буй-сыннары, йөзләрендәге елмаю белән һәркемне үзләренә каратып тордылар.

Кызларның күбесе визиткада үзләре белән шигъри форматта таныштырды. Болай отышлырак та кебек. Кыскалыкта осталык бит. Кызлар чыгыш ясаганда сәхнә түрендәге экранда аларның үзләре турындагы видео да күрсәтелеп барды. Ангелина Мухинаның ясалма интеллект (ИИ) ярдәмендә әзерләнгән видеосы аеруча ошады.

Аш-су этабында һәр катнашучы төрле керәшен ризыгы пешереп килгән иде: пирмәнкә, күзикмәк, тәбә, бөккән һәм башкалар. Алардан жюри членнары да авыз итте.

Башка еллардан аермалы буларак, быел финалда йола аерым күрсәтелмәде. Аны интеллектуаль турга керткәннәр. Кызлар бербер артлы сәхнәгә чыгып, үзләре сайлап алган конвертны ачып, анда язылган йола турында сөйләргә тиеш иде. Бу этапта Питрәч ягыннан Дарья Дементьеваның җавабы иң тулысы булды, шул минутта ук «Йолаларны иң яхшы белүче» номинациясенә иң лаегы дип уйлаган идем, дөрестән дә шулай булды. Гомумән, конкурс сәхнәсенә чыккан кызларның берсе дә каушап, әйтәсе сүзен онытып, югалып калмады.

Видеоролик этабы — конкурста соңгы елларда барлыкка килгән яңалык. Кызларның үз яклары, авыллары белән таныштырып төшергән видеолары да уңышлы иде. Берничә минут эчендә Татарстанның төрле районнарына виртуаль сәяхәт кылдык.

«Кряшен Чибяре» конкурсындагы иҗади номер — иң көтеп алынган һәм иң кызыклы этап. Монда кызлардан кайсысының нәрсәгә сәләтле икәнен күрәсең, тулы бер концерт караган кебек буласың: җыр, бию, шигырь сөйләү, музыка уен коралында уйнау, театральләштерелгән күренеш — барысы да бар. Тирә-якта ьбар куәтенә яңгыраган музыкадан да куркып калмады чибәрләр, тамашачыга үзләрен ишеттерер өчен тырыша-тырмаша чыгыш ясадылар. Молодцы!

Мамадыштан Анастасия Шумитованың «Ак калфак»ны рок стилендә җырлавы үзенчәлекле иде. Салмак җырны болай үзгәртеп җырларга була икән бит дип, гаҗәпләнеп карадым.

Конкурс финалы кызларның күмәк биюе белән тәмамланды. Өсләрендә — керәшен күлмәкләре, ә башларында — калпак-чачак. Күңелләрдә рәхәт бер моңсулык калды, еллар буе көтеп алган конкурс сизелмичә дә узып китте…

Төн уртасы якынлашканда, «Кряшен Чибяре» мәйданчыгына журналистлар, бәйрәм кунаклары елыша башлады. Нинди генә конкурсны алсаң да, аның иң көтеп алынган мизгеле — нәтиҗәләрне игълан итү. Җиңүче кызларга таҗны һәм бүләкләрне жюри членнары һәм Мамадыш раойны башлыгы Вадим Никитин тапшырды. Традиция буенча, конкурс кызларның «Кряшен Чибяре» гимнын җырлавы белән тәмамланды.

Беренче урынны яулап, Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре» титулына Ангелина Мухина лаек булды.

Икенче урында — Аделина Архипова

өченче урында — Полина Григорьева.

Мамадыш муниципаль районының l дәрәҗә «Кряшен чибяре» — Анастасия Шумитова,

II дәрәҗә «Кряшен чибяре» — Ангелина Солганова.

Шулай ук, аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде:
— «Иң яхшы җыручы» — Ангелина Солганова;
— "Иң яхшы биюче«— Полина Григорьева;
— «Иң сөйкемле» — Анастасия Шумитова;
— «Йолаларны яхшы белүче» — Дарья Дементьева;
— «Иң ягымлы» — Ирина Тимофеева;
— «Иң жор телле» — София Самойлова;
— «Иң тапкыр» — Ангелина Мухина;
— «Иң яхшы этник костюм» Альбина Михайлова
— «Иң уңган» — Алиса Сабаева;
— «Онлайн Кряшен Чибяре» — Аделина Архипова.

Питрау пары

Финал сәхнәсендә матур вакыйга булды — конкурсны алып баручы Дмитрий Баранов сөйгәне Ангелина Мухинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

— Питрауда пар сайлыйлар, Покрауда туй итәләр. Мин инде үземнең сөйгәнемне таптым. Ә хәзер син җавап бир: Миңа кияүгә чыгарга ризамы?»— дип, Дмитрий сәхнәдә, Ангелина алдында тезләнеп, ярәшү йөзеге сузды.

Ангелинаның: «Әлбәттә, риза!» — дигән җавабы бар Тырлауга яңгырады.

— 2024 елның июнь аенда социаль челтәрдә Дима миңа «Син керәшен кызымы? Кряшен Чибяре»ндә катнашырга теләмисеңме» дип язды. Шуннан язышып киттек. Дима мине, әкренләп, керәшен яшьләре оештырган проектлар белән таныштыра башлады. Араларыбыз да якынайды. 2 елга якын очрашып йөрдек. Аның конкурс финалы сәхнәсендә, халык алдында тәкъдим ясавы минем өчен көтелмәгән хәл булды, — дип сөйләде Ангелина Мухина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев