Хәбәрләр

Түбән Юшадыда «Кунак ашы - кара-каршы» дигән очрашу узган

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында традиция буенча ел да олы урам, арт урам очрашулары уза.

Узган атнада Олы урамда җыелып күңел ачкан булсалар, бу юлы чират Арт урамга җитте.

«Тәбигать үзенең үзгәрешле холкын күрсәтеп, яңгыр белән янаса да, без төшенкелеккә бирелмәдек: чараны уңайлы итеп клуб бинасына күчердек. Бәйрәмебезнең яме булып, кечкенә генә булса да, сәхнәдә чын йолдыздай балкыган София Чепкасова торды. Аның биюләре барыбызны да сокландырды!

Ике урам халкы бер-берсеннән калышмады: кызыклы конкурсларда көч сынашып, җырлап-биеп, бер-беребез белән якыннанрак таныштык», — дип сөйләде клуб җитәкчесе Наталья Чепкасова.

Күңелле аралашу, ихлас көлүләр һәм уртак шатлык һәркемгә зур энергия өсти.

«Өйләргә барыбыз да күтәренке кәеф һәм якты тәэсирләр белән таралыштык. Мондый очрашулар авылыбызның бердәмлеген тагын да ныгыта», — диләр юшадылылар.

Түбән Юшадыда үткән очрашулардан күңелле мизгелләр
Түбән Юшадыда үткән очрашулардан күңелле мизгелләр

Н.Чепкасова фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев