Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Елена Данилова-Григорьева иҗаты

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә оркестр солисты, Татарстанның атказанган артисты Елена Данилова-Григорьеваның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

ВАТЫК КӨЗГЕ (кыйпылчыклар)

Йә, су баса беркөн. Йә, дуамал
давыллары кыра урман- кырны.
Күпне күргән халык хәтер барлый:
«Шундый афәт килде шул-шул елны»…

...Тагын афәт... килде
көтмәгәндә...
(Давылларың торсын бер кырыйда.)
Сер тынында меңәрләгән шәүлә.
Меңәрләгән гәүдә җир куенында…

Ярчыклары калган ил иңенә
Яңаларын өсти яңа заман.
Билгесезлек, чарасызлык телгән
Хәбәрләре килә көн дә... Һаман…

Ватык көзгеләрдә гасыр йөзе—
Челпәрәмә килгән күпме язмыш...
Ике карыш җиргә кайта ирләр-
Кара шәлен ябып сары сагыш…

Егерме бер йөзлек.
Гасыр йөзе.
Шәмнәр яна һәр кыйпылчык саен...
Бу, соң, гомерләрнең, кай фасылы?
Ничәнче ел? Узды ничә ае?..

Алга барган саен сына ямьнәр,
Ватык көзгеләрдә чор гамәле.
Өзелмәгән чакта яшәр гамьнәр
Туктатырга бар бит... Бар әмәле!..

Чаткысы бар әле исәннәрнең—
Төкәнсә дә алтын төпле сабыр-
Кайтыр диеп көтә киткәннәрен,
Өметенә калын шәлен ябып…

ТОТЫНЫРЛЫК САЛАМ

Бармы тагын үзен табалмаган?
Юл югалтып чапкан мин генәме?
Теткәләнгән йөрәк дөрләп янган,
Йөз мәтәлгән үргә йөз менәме?..

... Тормыш арбасыннан төшеп калып,
Үз эземнән язган чаклар булды...
Саташтырган чатлар арасында
Шөкер, юл күрсәткән ятлар булды!

Кәрваныннан калган юлчы кебек,
Булды үз-үземне югалтканым.
Тыным өреп, башым сыйпый-сыйпый
Үз-үземне елап юатканым.

Аз булса да, үз тапканым җитте.
Булды, шикәр диеп тоз капканым...
Кайбер ишекләрне ачмый торып
Кирәклесен булды шарт япканым.

Мин шыр тоздан таптым үз балымны—
Мулдан сыгылганда дуслар сые...
Кемдер яла ягып мәкер корды,
Кемнәр, күрсәттеләр... шайтан туен…

Өстән таптап үткән тәгәрмәчтәй
Битем белән җиргә бәрсә язмыш—
Батмас өчен көчен бирә Ходам,
Тотынырга бирә салам, камыш!…

ТАРИХ

«Тарих»,- диеп япкан дәреслекнең
Өемнәрен кемдер ачар беркөн...
Тирән яшерелгән дөреслекнең
Күмелгәнен!.. (тапмас диеп беркем!)

Безнең тарих-нәфрәт,
ярсып ташкан...
Янган хәрәбәләр өйгән көлдә.
Җанисәпкә керми, күккә ашкан,
«Каберсезләр» сузган бәет, көйдә…

Катнаш кавем, каннар алмашында
Корбаннардан калган күпме кабер?!.
Алмаштырган сүзләр алдашында
Язмый сызган дәвер безнең «кадер»!..

...Чал тарихның бар үз теләкләре,
Янау катыш
Җаны сыкрап әйткән:
-Төшкә кермәс димә, өрәкләре,
Җеназасын сузгач котсыз матәм!..

ҮТЕП КАРА

Кеше күңелен чишеп үтәм димә -
Мең йозагы, мең келәсе булыр.
Кан саркыган яраларын бәйләп,
Тәнчуына* мең төрәсе булыр.

Үтәрсеңме?..
Кеше күңеле — урман.
Адашырсың, кереп, карасында:
Телемнәрен сузган саран нурдан
Чикле адымнарың арасында

саташырсың!..
Ыңгырашып, сызлап -
Кыйпылчыклар булып кителгәндә;
Тәнең ертып калган чытырманнар
Җаның җәрәхәтләп үтелгәндә –

түзәрсеңме?..
Кайтавазы кайтып,
Кага-кага, искә төшергәндә;
Торым-торым калебең дөрләп янган
Күмер тавың өскә ишелгәндә?..

Инанырсың,
әгәр, керә калсаң:
Була алмый, давыл, гарасатсыз -
Бер яктыга килә мең караңгы,
Бер шатлыгы килми мең газапсыз.
...Кеше күңеленә кералмассың,
Им-хикмәте күктән коелса да!
Укылмаган томнар булып калыр,
Ачык китап кебек тоелса да!

*Тәнчуы-аякчуы — портянка…

Фото: «Туганайлар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев