Хәбәрләр

Мәләкәскә төрле төбәктән студентлар килгән

Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортына Удмуртия, Мари Эл, Тула, Рязань, Сарытау, Әстерхан, Ульяновск, Буа һәм Казаннан студентлар җыелган.

Мәләкәс авылына илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар агылды. Удмуртия, Мари Эл, Тула, Рязань, Сарытау, Әстерхан, Ульяновск, шулай ук Казан һәм Буадан килгән студентлар үзләре өчен яңа һәм кызыклы дөнья ачтылар.

Мәдәният йортында оештырылган очрашуда яшьләрне авылның үткәне, керәшеннәрнең кабатланмас йолалары һәм Питрау бәйрәменең нечкәлекләре белән таныштырдылар. Теория белән генә чикләнмичә, кунакларны "Түгәрәк уен«га чакырдылар. Очрашуның кульминациясе булып керәшен халык биюләре элементлары кертелгән җанлы флешмоб торды.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева сүзләренчә, студентлар бу сәфәрдән бик тәэсирләнгән: «Без мондыйны беркайчан да күргәнебез юк иде — бу бит чын тарих!» — дип, алар үзләренең соклануларын яшермәгәннәр.

Мондый чаралар  төрле төбәкләр арасындагы дуслык күперен дә ныгыта.

 

Студентлар керәшен йолалары турында тыңлый
Студентлар керәшен йолалары турында тыңлый

 

 

Фотолар: М.Казанцевадан.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев