Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Лаеш районы башлыгы үз вазифаларыннан китте

Татарстанның Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев үз вазифасыннан китте

Татарстанның Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев үз вазифасыннан китте. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган район Советының чираттан тыш утырышында билгеле булды.

«Карар минем тарафтан уйлап кабул ителде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды», - диде Афанасьев.

Михаил Афанасьев 1971 елның 29 гыйнварында ТАССРның Чистай районының Талкыш авылында туа. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Соңрак зооинженер факультеты деканы урынбасары була. 1999 елда Татарстан Республикасында «ДеЛаваль» компаниясенең төбәк вәкиле була, соңыннан компаниянең Казандагы аерым бүлеген җитәкли.

2010 елның июненнән июленә кадәр — Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, җитәкче вазифаларын башкаручы. 2010 елның июленнән октябрь аена кадәр — Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе була.

Афанасьев Лаеш районын 2010 елның октябрендә җитәкләде. Ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев