Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Көзен агачлар бөреләнә башласа нишләргә?

Ноябрь аенда 10 градуска кадәр җылы һава булырга мөмкин, кисәк кенә минуслы температуралар да көтелә.

Җылы торганда, агачлар бөреләнә башлый. Кискен салкын төшү дә яшь агачларга зыянлы була ала.

Үсентеләр көзен ник «уяна» соң?

Беренчедән, үсемлек сортына карый. Көньяк үсемлекләре гадәттә тизрәк чәчәк ата. Бу – салкыннар кисәк кенә җылы белән алмашканда була. 10 градус җылыда көньяк сортлары бик еш кына яфрак яра башлый.

Икенчедән, агачны утыртыр алдыннан саклау шартларына бәйле. Әгәр үсенте якты һәм җылы бинада сакланса, ул бик иртә яфрак яра башлый. Мондый үсентеләр кышын өши.

Үсентеләрне саклауның идеаль варианты – иң катлаулысы. Үсентене казып алырга, чиләккә күчереп утыртырга һәм язга кадәр базда сакларга.

Үсентене казып аласыгыз килмәсә, кәүсәсен агартыгыз, 30-40 литр су сибегез, салам, черемә яки коелган яфраклар белән мульча ясагыз, диелә хәбәрдә.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев