Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Җан җылысына төренеп яшәгез, Клара Мардановна!

20 сентябрь көнне Яшел Үзән каласының 5нче номерлы гимназиясендә Клара Мәрдан кызы Филиппованың олы юбилеен билгеләп үттеләр.

20 сентябрь көнне Яшел Үзән каласының 5нче номерлы гимназиясендә Клара Мәрдан кызы Филиппованың олы юбилеен билгеләп үттеләр. Клара ханым – Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле журналист Александр Филипповның гомер юлдашы, хатыны, дусты, балаларының анасы. Александр Сергеевич арабыздан киткәч тә, аның әдәби мирасын саклаучы, халыкка җиткерүче. 2018 елда Клара ханым аның “Урман акланы” дигән китабын дөньяга чыгарды. Туган ягы Зәйдә иҗат кичәсен оештыруда башлап йөрде.

Клара Марданова үзе дә каләм тибрәтүче. Республика басмаларында да аның мәгънәле язмаларын күрергә була. Бүгенге көндә Клара ханым социаль челтәрнең актив кулланучысы, ул Интернет дөньясында татар телен, культурасын саклау буенча кыю язмалар белән чыгыш ясый, истәлекләрен урнаштыра, фикерләре белән бүлешә.

Олы юбилее уңаеннан, “Туганайлар” газетасы коллективы Клара апага сәламәтлек, җан җылысы, иҗади уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кәрендәшләрем, мине онытмавыгыз һәм күңелне җылыта торган матур фикерләрегез өчен ОЛЫдан-ОЛЫ рәхмәтләрем! Газетагыз, искиткеч матур чыга, озын гомерле, таза-сау, тигез яшәгез!