Быел язын корыган үләнне яндыруга чикләү кертелә
Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Төп эшләрне көзге чорга күчереп, язгы профилактик яндыруларга чикләү кертү гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Рослесхоз язын корыган үләнне профилактик яндыруга мораторий кертә.
«Урман фонды җирләрендә янгыннарны кисәтү буенча эшләрнең төп күләмен көзгә, янгын куркынычы сезоны тәмамланганнан соң һәм беренче кар уяганчыга кадәр күчерергә кирәк. Бу һава торышы начар булган очракта янгыннар таралу куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Профилактик яндыруларны бары тик компетентлы урман янгыннары формированиеләре вәкилләре генә үткәрә ала», – диде урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча федераль штаб утырышы кысаларында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский.
2023 елга планлаштырылган профилактик яндыруларны үткәрү күләме 222 мең гектарга якын тәшкил итә, пландагы күләмнең 87 процент өлеше Ерак Көнчыгыш төбәкләренә туры килә. Төп эш Бурятия Республикасында һәм Байкал арты краенда башкарылачак.
«Җирле халык тарафыннан үләнне контрольсез яндыру ландшафт янгыннарына китерә, алар урман янгыннарының сәбәбенә әверелергә мөмкин. Мәсәлән, узган ел язын Омск һәм Новосибирск өлкәләре территорияләрендә урнашкан урман фонды җирләрендә ут башка категория җирләреннән күчү сәбәпле килеп чыккан», – дип билгеләп үтте Алексей Венглинский.
Федераль штаб төбәкләргә урман фонды җирләрендә язгы профилактик яндыруларга мораторий кертү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Урман хезмәтләре җитәкчеләренә субъектлар җитәкчелеге белән башка категориядәге җирләрдә ут эшләреннән баш тарту мәсьәләсен карарга һәм җирле халык тарафыннан үләннәрне контрольсез яндырулар буенча кисәтү чараларын оештырырга кирәк. Тиешле йөкләмәләр федераль штаб утырышы беркетмәсенә кертелде, диелә хәбәрдә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев