Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Аталы-уллы Васильевлар

Төзүче һөнәре - авыр да, шул ук вакытта мактаулы да булган хезмәт ул. Берсеннән-берсе матур, заманча йортлар, биналар, миллоннарны сыйдыручы шәһәрләр, тирә-якка уңайлыклар бирүче инфраструктура нәкъ менә алар кулы, алар көче белән төзелә.

Һәр чорның үз төзүчесе булып, һәр чор үз йортын, үз шәһәрен торгызып калдыра. Моңарчы шулай булган, алга таба да шулай дәвам итәчәк.

Җелеккә үтә торган эссе көннәрдә дә, үзәк өзгеч салкында да, коеп яңгыр яуганда да төзүчеләр - үзләре башлаган объектларда. Авырлыклар туганда бирешмичә, булганын саклап, яңасын булдырырга тырышып яши алар. Республиканың иң эре төзелеш компаниясе "Камгэсэнергострой" ААҖнең генераль директоры Александр Евдокимов бүгенге төзелеш тармагы хәлләренә тукталып:

- Төзелеш сферасында эш соңгы елларда катлаулы булса да, ул тукталып тормый. Без киләчәккә карап яши белергә, үз эшебездә алдынгы технологияләрне елдан-ел күбрәк кулланырга, тәҗрибәле кадрларыбызны сакларга, яшьләрне үстерергә тиешбез, - ди.

Шушы сүзләрне куәтләп, "Камгэсэнергострой" компаниясендә яшьләрне үстерүгә, бигрәк тә, эшче династияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Компаниянең бер подразделениесе булган "Камгэсфундаментстрой" оешмасында да яшьләрне үстерүгә җитди карыйлар. Төзелеш өлкәсендә 35 еллык хезмәт стажы булган Михаил Семенович Васильев та, техникум тәмамлаган улы Артемны үзләренә эшкә чакырганда, минем юлымны, эшемне дәвам иттерүче булыр, дип өметләнгәндер. Әллә кайдан күктән яуганны көтеп утыра торган һөнәр ияләренә караганда, төзүчеләр башкарган эш кирәгрәк һәм кыйммәтрәк дип саный ветеран төзүче. Улы Артем да моның шулай икәненә төшенгән инде. "Предприятиеңдә үз эшләренең осталары - ветераннар булганда, алардан күбрәк сорап, күбрәк өйрәнеп калырга кирәк. ИНЭКАда уку теоретик белемнәремне ныгытса, чын мастерлар кулы астында эшләү - практик чыныгу бирә", - ди ул, остазларына югары бәя биреп. Яшь кенә булса да, ул инде "Алабуга" ААҖ, "ТАНЭКО" ААҖ, "Универсиада - 2013" объектларында эшләгән. Төп специалистлар аның киләчәктә карьера буенча да күтәрелергә мөмкинлекләрен билгелиләр. Ансын әле вакыт күрсәтер. Бүген ул өлкән Васильевны да, әнисе - Наталья Михайловнаны да, остазларын да куандырып, эшендә күркәм нәтиҗәләргә ирешә, башка яшьләрне дә үз артыннан ияртә. Алты дистәсен тутырган әтиең белән иңне-иңгә куеп, белмәгән әйберләреңне аннан сорап, аның тәҗрибәсенә таянып эшләүләргә ни җитә?! Васильевлар династиясе әле Артем белән генә төгәлләнмичә, тамырларын киң җәелдереп, алга таба да дәвам итәр. Бирсен Ходай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзүчеләр көне төзүче һөнәре