Туганайлар

Татарстан

16+
Литературные произведения

Күрәчәк күкләрдә языла (хикәянең ахыры)

Язучы, шагыйрь, педагог Зинаида Захарованың яңа әсәрен тәкъдим итәбез.

Башы.

Дәвамы.

Дәвамы.

Дәвамы.

Замана балалары

Мишаның әти-әнисез булуын да Настя очраклы рәвештә генә белде. Бик яшьли ятим калып, әнисең әнисе тәрбиясендә үскән бала икән. Әбисе авылда ялгыз башы көн күрә. Миша, бик еш булмаса да, аның янына кайтып килә икән. «Әбием Ирина исемле, авыл кешеләре Үринкә дип йөриләр», — дигәч, Нина аңлады. Үз кешеләре, керәшеннәр икән, карендәшләре. Керәшеннәрдә исемнәрне шулай бозып әйтәләр. Нинаның әнисенең исемен бозып, туган авылында Надый дип йөриләр бит. Юкса, Надя нинди матур исем.

«Декабрь аена да кердек, вакыт артыннан куып җитә торган түгел, таң ата да, кич була», дип уйлады Нина. Кыш, салкыннары, җир өсләрен акка төреп, ап-ак карлары белән килде. Көннәрдән бер көнне кичке якта Марина белән Миша олы юл сумкалары күтәреп кайтып керделәр.
— Миша к нам на совсем, — диде кызы, елмаеп.

«Әтиләре дә өйдә юк, ичмасам», дип уйлады Нина. Кызына ни әйтергә дә белмәде. Коридорда, аларның өс киемнәрен салуларын күзәтеп, стенага сөялеп басып торды. Миша исәнләшүдән узмады. Җитезрәк тә булып чыкты. Өс киемен салып, сумкаларын алып, бүлмәләренә чумды. Марина әнисе белән генә калуга, телгә килде:

— «Общага»да бик салкын, авырып китәргә дә күп сорамас. Ачуланмагыз, кызгандым/ Мишаны үзем чакырдым. Бүлмәм иркен, сыярбыз. Ул — минем беренче ярдәмчем. Тиздән сессия. Миша зачетларыннан «автомат» алды, ә хәзер миңа булыша, — диде кыз, әнисенең сораулы карашын бик яхшы аңлап, сорау бирергә урын калдырмаслык итеп.

Марина үзе дә бик сәләтле, әйткәннәре сәбәп кенә икәнен белсә дә, Нина кызына каршы сүз әйтә алмады. Ананың җавабы бик кискен булыр иде, ләкин тавышланып, кызын да, егетне дә үпкәләтәсе килмәде.

Ничек инде, әти-әнисеннән рөхсәт тә сорап тормыйча, егетен өйгә алып кайткан ул?! Вәт башсыз. Вәт балан куагы! Мондый гамәл күңелләренә бик ятып бетмәсә дә, каршы килмәгән булыр иделәр. Бәхиллек алу кирәк иде!

Нинага һава җитмәгәндәй тоелды. Ул кабаланып киенде дә, урамга чыгып китте. Күкрәген тутырып, тирән итеп сулыш алды. Үпкәләренә салкын һава кереп тулганын тойды. Туктый алмыйча ютәлли үк башлады. Күзләреннән эре яшь тамчылары тәгәрәде. Нигә кызы тормышка бик җиңел карашлы булды соң? Мәктәп эшенә чумып, кеше балаларын тәрбияләп, үз балаларына игътибары җитмәдеме? Арпа чәчеп, бодай үсми, диләр, шулдыр инде. Ул егет кем була соң инде аның кызына? Кияүгә чыгарга иртәрәк шул әле. Ике ел ярым укыйсылары бар. Ананың сораулары күп булып чыкты. Ләкин үзе куйган сорауларга җавап табу авыр иде аңа.

Нина төрле утлар белән бизәлгән чыршылар янына тукталды. Рәхәт аларга, яңа елны көтәләр, тирә-якка матурлык тараталар, кешеләрне сокландыралар. Чыршылар, биергә әзерләнгән кызлар сыман, итәкләрен киң итеп җәйгәннәр. Аларга кунган йомшак карлар, салмак кына искән җил уңаена тирбәлеп, рәхәтлек кичерәләр. Бу күренеш озакка бармас, көчле җил чыгар да кар бөртекләрен очыртып алып китәр. Алар кунар өчен яңа урын эзләрләр. Шушы уйлар ананы Марина белән Миша янына кайтарды. Кая барсыннар инде ул балалар? Алар бит кар бөртекләре түгел. Нинаның алсуланган йөзен сыйпап үткән җил дә колагына «яратышалар бит», дип пышылдый түгелме? Әйе, яратышалар. Марина Мишасына «эх» дип тә әйттерми. Мишасы да Маринаның күзенә генә карап тора. Аларны гаепләп тә булмый, башка заман балалары. Тулай торак салкыннары сәбәп кенәдер. Нина күптән аңлады бит инде, Маринаның егете белән бергә яшисе килә. Кызын мизгел эчендә кичерде ул. Рөхсәт сорамады дигән булып, йөрәк парәсенең тормышын астын өскә китерергә ярамас. Замана балалары дими, ни диярсең. Нинди киңәш бирергә дә белмәссең бу балаларга.

Теге вакытта Митя кияү күлмәген кимәгәч, Нина үзе ничек елады, «кияүгә чыкмыйм мин», дип тыпырчынды. Әтисе белән әнисе бер авыздан: «Юк инде, кызым, авыл халкы каршында безне хур итмисең. Баш ярылып күз чыкмаган. Митя егетлеген күрсәткән», —диделәр. Язмышына буйсынды Нина. Начар яшәмәделәр. Менә дигән ике бала табып үстерделәр. Безнең буын әти-әни сүзе белән йөрде шул. Ким-хур булмады. Ә балалар? Алар XXI гасыр балалары, үзләренчә яшиләр. Түзәргә, аларны аңларга, иң мөһиме яшьләргә бәхет теләргә кирәк. Нинаны позитив уйлары бетмәс-төкәнмәс шатлыкларга төрде.

Нина кайтып кергәндә, балалары кухняда гөрләшеп чәй эчә иделәр.

Петя да алар янында, барысының да кәефләре күтәренке.
— Миңа да кайнар чәй яса әле, кызым, өшедем, — диде ул, кухняга үтеп. Артык сүз кирәкми иде. Ана кеше үзен берни булмагандай тотты.
Бүлмәсенә кереп яткач та, Мишаның өй эчен яңгыратып көлүен, кызының «Потише, мама спит», — дип егетне кисәтүләрен ишетеп, елмаеп куйды.

Мишага яхшы мөнәсәбәттә булса да, ул аны үз баласыдай кабул итә алмас кебек тоелды хатынга. Кем белә, бәлки, гаилә корып яшәсәләр, киявеннән дә якын кеше булмас. Яңа елга Митя да кайтырга тиеш. Ул өйдәге яңалыкны ничек кабул итәр? Бергә яшиселәре килсә, фатирга чыксыннар димәсме? Юк, ул кызын бик ярата. Андый сүзнең булуы мөмкин түгел, дип үзен тынычландырды хатын.

Бергә яши башлауга ике атна чамасы вакыт үтеп тә китте. Яңа ел бусагага ук килеп җиткән, менә керәм дип тора. Балалар әтиләренең кайтуын көтәләр. Кыңгырау тавыш бирүгә, әтидер, дип, сабый балалардай ишеккә йөгерәләр.

Нинаны кич белән кызы ванна бүлмәсенә чакырды. «Нәрсә бар, кызым?» диюгә, Марина әнисенә ике сызыклы тест сузды.
— Әни, мин авырга калганмын. Нишләргә инде миңа? — дип, әнисенең күкрәгенә башын салды.
— Миша беләме соң?
— Юк, әлегә син генә беләсең, — диде кызы.
— Бала бит икегезнеке дә, аңа әйтергә кирәк, — диде Нина, ни уйларга да белмичә.
— Мин бит аны табарга җыенмыйм, — диде Марина.
— Кызым, мин каршы. Бала үтереп, гөнаһка батарга телисеңме, әллә? — дип, яшьле күзләрен яшерде әни кеше.
— Укуны тәмамлыйсым бар бит әле. Ике ел ярым әз вакыт түгел. Ничек укырмын? 
— Мин нәрсә өчен соң, кызым. Бала карамаслык түгел әле. Ташламабыз, берүк ялгыш адым ясама, — дип, Нина кызын кочты.
— Син эш кешесе бит, әни, синең укучыларың, мәктәбең бар бит, — диде Марина.
— Җан биргәнгә җай бирәм, дигән Ходай. Бер җае чыгар. Ул турыда борчылма. Салкын тидермә, үзеңне сакла, әни булырга әзерлән, — дип елмайды Нина. 

Сөйләшү шулай тәмам булды. Миша авылга, әбисе янына җыена иде. Зачетлар куелган, имтиханнарга әзерләнергә вакыт җитәрлек. Яңа ел алдыннан әбисе көтә шул аны. Һәр ел саен шулай гадәткә кергән, әбисенең хәлләрен белеп, үзен күрсәтеп килә егет.
— Ерак юлга җыенгансың, әбиеңә бездән сәлам әйт, — диде Нина, Мишаны озатканда.

Автобуска билет алдан алынган иде. Миша урынына кереп утыруга, контролёр билетларны тикшереп чыкты. Бераз баргач, егет никтер төчкерергә тотынды. Кулъяулыгын алырга дип кесәсенә тыгылуга, ул анда конверт барлыгын сизде. Конвертны алып, ипләп кенә ачуга, кәгазь кисәге күренде. Кәгазь дигәне хат икән. Хат бик кыска, берничә сүздән генә тора иде. «Папа! Мы с мамой тебя очень любим!».

«Марина әтисенә язган, — дип елмаеп куйды егет. — Ялгыш минем кесәгә салган», — дип уйлауга, конверттагы тестны күреп алды. Тестагы ике сызыкның ни аңлатканын Миша белә. Маринаның алдагы тестлары бер генә сызыктан тора иде. Миша барысын да аңлады. Йөрәге шашып тибә, шатлыгы эченә сыймый иде аның.

Егетнең кыюлыгы, тәвәккәллеге ярдәмгә килде. «Әле ярты юл да үтелмәгән, кире борылырга кирәк», — дип уйлады ул. Әбисен шатландырырга Марина белән бергә кайтырлар. Үринкә әбисенең хыялы тормышка аша түгелме? Аның бөтен теләге оныкчыгын күреп калу. Авылга кайткан саен:

— Улым, үзем үстергәч, син миңа үз балам кебек. Мәңгелек йортыма киткәнче, синең балаңны күрергә насыйп булсын иде, — дип гел әйтә килде.

Миша беренче тукталышта ук төшеп калды. Озак та үтми, аларның шәһәренә кайтучы автобус килеп туктады. Миша бәхет диңгезендә йөзә иде. Ул диңгез яңа яуган кардай саф һәм ап-ак. Көн дә ачылган, күктән, егетнең шатлыгын уртаклашкандай, кояш елмая. Мишаның әле бу кадәр бәхетле булганы, куанганы юк иде. Институтка керү бәхетеннән соң мондый хисләрне татымаган да иде бугай. Бөтен бәхетле мизгелләрне Марина белән бергә генә кичерде бит ул. Бүген егеткә хәтта алар да бик кечкенә булып тоелдылар. Менә бит, шатлыкның олысы алда көткән! Бүген ул иң бәхетле кеше! 

Мариналар йорты каршындагы чәчәкләр кибетенә кереп, кыз яраткан кызыл розаларны алды да, чәчәкләр өшемәсен диеп, йортка таба йөгерде. «Марина иркәләнеп урында ятадыр, тормагандыр да әле», — дип уйлады. Аңа рәхәт, җиңел. Ул атлап түгел очып өченче катка ничек менеп җитүен дә сизмәде. Маринаның сөенечле хәбәре егетнең иңнәренә канатлар куйган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев