Туганайлар

Татарстан

16+
Литературные произведения

Күрәчәк күкләрдә языла (хикәя)

Язучы, шагыйрь, педагог Зинаида Захарованың яңа әсәрен тәкъдим итәбез.

Күрәчәк күкләрдә языла, диләр. Шулай дип, кеше үз ялгышларын, хаталарын аклый түгелме? 

Туй көне

Мең тугыз йөз сикcән дүртенче елның утызынчы декабрь иртәсе. Гади генә көн түгел ул, Нинаның туй көне, иң бәхетле көннәренең берсе. Әйе, бик көтеп алган, яраткан кешесе белән кавышкан, шатлыклы да, моңсу да көн туып килә. Кыз уянып китүгә сәгатькә күз төшерде. Cәгать теле, туктыйм дигәндәй, уңга-сулга салмак кына чайкала. Туктап калмасын өчен, герләрен күтәрергә кирәк. Урыннан тиз генә торып, сәгать герләрен ипләп кенә тарты куйды. "Туй көнендә сәгать туктап калмасын, ул минем бәхетле минутларымны, сәгатьләремне санарга тиеш«,- дип елмайды кыз.

Әнисе инде күптән торган. Кече якта аш-су әзерләп мәш килә. Савыт- саба шалтыраган тавышка әтисе дә торып чыкты. Алар әкрен генә үзара сөйләшәләр. Сүзләре, мөгаен, туй мәшәкатьләре турындадыр. Әле беренче туйга әзерләнүләре шул, олы кызларын кияүгә бирәләр. Борынгыдан калган гореф-гадәт буенча, туйга кадәр кыз урлау йоласы булды. Митя кызны олы апаларына алып кайтты. Нинаның әти-әнисенә: «Кызыгызны югалтмагыз», — дип хәбәр бирделәр. Барысы да сөйләшеп эшләнде. Кич белән кызның туган йортында «кода көйләү» мәҗлесе үтте. Кодалар «көйләнгәч», туй буласы көн билгеләнде. Тантананы алып баручы — кияү егете сайланды. Туй бүген кияү ягында булачак. Яшь киленнең туй күлмәге караваты янындагы урындыкта эленеп тора. Парча тукымадан ул, Митяның бүләге. Туганнары Катюк түти күлмәкне җиренә җиткереп, модалы булсын дип тырышып текте. Күлмәк өстендә ап-ак фата... Биек үкчәле ак түфлиләр. Бар да әзер. Нина тәрәзә янына килеп, урам якка күз төшерде. Йомшак кына күбәләктәй ак кар ява. Ул төн буе да туктап тормаган, ахрысы. Бөтен дөнья ап-ак. Әйтерсең лә тәрәзә каршында ак диңгез. Бу искиткеч матурлыкны табигатьтән бүләк дип кабул итәргә тиештер ул. Әлбәттә, күкләр бүләге. Кияү йортына бирнәләрне алып төшәсе сандык та үз сәгатен көтә. Борынгы гореф-гадәтләр буенча, аңа килен бүләкләре тутырылган. Әнисе Митяның бөтен туган-тумачасына бүләк әзерләде. Сандыкны туйда егет ягы «сатып алачак».

Эчендәге әйберләр дә шулай «сатып» бирелә. Сандыкта бүләкләрдән тыш пар сөлгеләр, түшәк-ястык, урын-җир кирәк-яраклары да урын алган. Иң кадерлесе-тәре бистәрләре. Алар сандыкның иң өстенә куелган. Туй башлануга, иң беренче тәре бистәрләре эленә. «Алар сатылмый, аларны элгәндә, чәркә сону да булырга тиеш түгел», — дип аңлатты түтиләр.

Митя уянгандыр инде. Уйлары белән кыз аның янында. Туй йоласы буенча, ул иртәнге якта егет яшәгән йортка барып, аңа кияү күлмәге киертеп кайтырга тиеш була. Бу йола аңа күп борчулар китерер дип кем уйлаган. Кияү йортына ничек барырмын да, ничек керермен дип хәсрәтләнә Нина. Кияү йортында бүген бит туй буласы. Ә ул егетенә туйда кию өчен күлмәк бүләк итәргә, аны киендереп кайтырга тиеш. Ярый әле ялгызы түгел. Аның белән туган тиешле Мария һәм Анна түтиләре дә бара. Алар янында кыюрак булырга тырышыр, каушамас та. 
Митяларда өй тулы кешедер: өч апасы, өч җизнәсе, әти-әнисе, туганнары. Кем уйлап тапкан инде бу йоланы? Кем уйлап чыгарса да, Митяга күлмәкне Нина үзе сайлап алды. Үлчәмен егеттән белеште. «Кырык өченче размер яка булсын», — диде ул. Күлмәк нәфис ап-ак тукымадан тегелгән, йомшак, эчендә җаны гына юк. Ошамаслык түгел күлмәге. Менә шундый уйлар иде кызның башында. Сеңелләре, энеләре әле йоклыйлар. Аларның кышкы каникуллары башланган. Туй күрергә хыялланып, гапләшеп, ярты төнгә чаклы ятты балакайлар. «Митя җизни безгә бүләк бирерме?» — дип аптыратып бетерделәр. «Бүләген бирми торып, капканы ачмагыз», — диде Нина, усал кыланып.

Шул сүз җитә калды боларга. Капка тотучылар күршеләрдә дә җитәрлек, бала-чага, гадәттәгечә, яшь кияүдән күчтәнәчләр өмет итә. Язылышу авыл советында була дип сөйләштеләр. Анда кыңгыраулар таккан, сөлгеләр белән бизәлгән чаналы пар ат, бер җиңел машина булачагын да белә Нина. Загстан соң урам буйлап атта йөрергә чыгарлар. Шәһәргә фотосалонга барып кайтырга кирәк булачак. Туй истәлеге булып фотолар калыр. Күңеле белән Нина күптән кияү киендереп йөри. Килен булып төшәчәк йортка ничек барып керүе, Митяга алган күлмәген киертеп куюлары күз алдында. 

Кияү киендерергә барыр вакыт җитүгә кыз калтырана башлады. Менә сиңа укытучы апа. Ул, педагогия институтын тәмамлап, күрше авыл мәктәбендә физика укыта. Кияүгә чыгу мәшәкатьләренең мәктәптә физика фәнен укыту кебек кенә түгел икәнен төшенгән иде инде. Кылдай нечкә күңеленә өмет, сөю, сагыш, моңсулык — бар да сыйган. Кияү янына барырга әзерләнеп, Мария белән Анна түти керделәр. Кыз күлмәкне, кадерләп төреп, кулына тотты. Ул әле туй күлмәгеннән түгел. Кияүне киендереп кайткач кына, Митя кәләшен алырга киләчәк. Нина аны туй күлмәгеннән каршы алырга тиеш була. «Бүген иң шатлыклы, парлы тормыш юлына баскан көнем. Бәхетле мизгелләрем күңелемдә мәңге сакланыр», – дип уйлады кыз. Чыннан да, бүген үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп, әкияттәге кебек тоя ич. Яңа яуган мамыктай карларны шыгырдатып, сөеклесе янына ашыга.

Менә иң җаваплы минутлар җитте. Кияү яшәгән йортның капкасыннан кергәндә, йөрәге табанына төшкән иде бугай. Исәнләштеләрме-юкмы, хәтерләми. Түтиләр, ишектән кергәндә, җыр башладылар:

Биекәй тауларның, әй, башларында 
Оча микән байның кортлары?
Эзли генә, сорый без килдек, 
Шушы микән кода җортлары?

Кунакларны каршы алучылар, Митяның апалары, туганнары, ишек катына тезелеп басып, җавап итеп җыр суздылар:

Ындырларда безләр бодай суктырдык,
Табаларда борчак куырдык.
Сездәй кодаларыбыз килә, дигәч, 
Капкаларны ачып кундырдык.

Җыр тәмам булуга, түтиләр җанланып киттеләр.
— Без бит Митя кияүне «буарга» килдек. Ул кайда, өйдәме? — дип кычкырып та җибәрделәр.

Митяның олы апасы, керәшен күлмәге кигән түгәрәк йөзле хатын, авызын ерып: «Әйдәгез, булдыра алсагыз буарсыз», — дип, аларны олы якка чакырды. «Буарга килдек» дигән сүз хуҗаларга кызык тоелды булса кирәк, алар дәррәү көлешеп тә алдылар.
Түрдән узыгыз, егетебез өйдә, әйдәгез, төкле аягыгыз белән, — дип елмайды Митяның әнисе.

Митя, кунакларны каршы алырга әзер булып, олы якта диванда утыра иде.

— Яшь кияү син буласыңмы ул? — дип сораган булды Анна түти.
— Әйе, мин, — дип баш какты Митя.
— Кияү, без сине «буарга» килдек, — дип кабатлады Мария түти. Түтиләрнең «буарга килдек» диюләрен ишеткәч, Митя сәерсенеп китте.
Түтиләр бер дә аптырап калмадылар, кыз кулыннан алып, күлмәкне җәеп тотып, җырлап җибәрделәр:

Сиңа дигән бүләк күлмәгенең 
Чәнечмәгән җире һич тә юк. 
Килгәннәрдән бирле карап торам, 
Килешмәгән җирең һич тә юк.

Җырның сүзләре Митяга бик тә туры килә. Чыннан да, егетнең килешмәгән җире юк. Өстенә кигән ак күлмәге, кара костюм-чалбары аны тагын да ыспай итеп күрсәтә. Озын буйлы, кара чәчле, конгырт күзле бик матур егет солтаны.

Җыр тәмам булуга, Митя өстенә кигән үз күлмәген салыр дип көттеләр. Ул борынгыдан килгән йола буенча да шулай эшләргә тиеш, дип аңлаткан иделәр. Ә Митя ике кулы белән күлмәк якасын кысып тоткан. Авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып та ала, тик әйткән сүзләрен аңлап булмый. Аның бу кыланмышыннан аңлашылды-егет өстендәге күлмәген салырга уйламый. Яшь кияүне җыр белән генә җиңеп булыр диепме, түтиләр тагын җыр башладылар:

Түрдәге бистәрем чәчәкле,
Чөйдәге бистәрем чигүле. 
Кияү күлмәген кимәсә китәбез,
Безнең атларыбыз җигүле.

Туганнарының кыланмышлары Нинага мәзәк тоелды. Кара син аларны, ничек килештерәләр — театр уйныйлармыни?! Йоласы шулай дип уйлап, ул алар янында елмаеп басып торды. Бүләк күлмәкне Митя һичшиксез кияр, кыланмышлары уен гына дип уйлады.
Түтиләр артистлардан бер дә ким түгел, ә җырулар халык операсы диярсең:

Туебызда киярсең лә диеп, 
Сатып алдым сиңа ак күлмәк. 
Ки, җанкаем, ефәк күлмәгемне 
Ул бит миннән беренче бүләк.

Күлмәгеңә тап төшерә күрмә, 
Кия күр син аны кадерләп.
Минем өчен нурлы йөзләреңнән 
Берни дә юк бит кадерлерәк.

Түтиләр кыз исемнән дә җырлап күрсәттеләр. Чөнки ул аларга: «Булышырсыз инде, бер җыр да белмим бит», — дип әйтеп куйган иде. Митяны җыр белән җиңеп булмаячагы аңлашылды. Ул кымшанмый. Ике куллап күлмәк якасына ябышкан килеш утыра. Егет юлында очраган бөтен җан иясен сөзәргә әзер торган үгезне хәтерләтә. Аны бу кыяфәттә күрермен дип Нинаның һич башына килмәде. Бик күңелсез күренеш иде бу. Йөзенә ник бер чеметем елмаю чыгарсын. Мин сезне җиңәм дип утыра кебек. Никтер, Митяның апалары олы якка кермәделәр. Бу хәлләрне белмәделәр, энеләренең кыланмышын күрмәделәр. Митяның әнисе дә кече якта калуны кулай күрде булса кирәк. Алардан ярдәм көткәнгәме, кызга бу хәл сәер тоелды.

Олы якта кунаклар көйсез кияүне көйлиләр. Мария түти колагына:

—Кайдан таптың мондый кыргый нәрсәне? — дигәч, Нинаның бөтенләй кәефе китте.

Юк, Митя һич тә бирешергә уйламый. Күлмәкне киертәм дип, аның белән сугышып булмый бит инде. Шулай да яшь килен аның янына утырды. Могҗизага, аңа булган мәхәббәтенә ышанды. 

—Митя, минем күлмәкне киеп куй инде, без киткәч, салып, үзеңнекен киярсең, — диде.
—Юк, алай ярамый, үз күлмәгемне салмыйм, — диде егет коры итеп, ике уйларга урын калдырмыйча.

Кайдан белгән ярамаганын, кем әйткән аңа бу сүзләрне? Керәшен йоласы буенча киресенчә булырга тиеш ләбаса. Бәлки, кияү егете апалары язган сценарий буенча эш итә. Кызга шулай тоелды, бу хурлыкны күрмәс өчен, ул шул минутта җир ярылса, төшеп китәргә әзер иде. Никтер егете Нинаны да, түтиләрне дә санга сукмый. Кызның бүләк күлмәген кимәгәч аңлашыла, димәк, ул аны яратмый. Алай булгач нигә өйләнергә уйлаган?

Аларның очрашулары да бик сирәк булды шул. Нина аның холкын да белеп бетермәде. Адәм баласының кемлеген белү өчен бер пот тоз ашарга кирәк. Алар, бер-берсеннән еракта яшәгәнлектән, хатлар аша гына аралаштылар. Шушы минутларда кызның башыннан нинди генә уйлар үтмәде. Бәхете түм-түгәрәк түгел, аның бер кырые кителеп төште. Үкенү хисләре бөтен җанын биләп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев