Күрәчәк күкләрдә языла (хикәянең дәвамы)
Язучы, шагыйрь, педагог Зинаида Захарованың яңа әсәрен тәкъдим итәбез.
Буйсынмас кияү
«Мин ялгыштым. Әле соң түгел. Мин, бу кешегә кияүгә чыгып, зур хата ясаячакмын. Усаллык, нәфрәт кенә күрдем мин Митяның күзләрендә», — диячәк ул. Алар кызларын аңларга тиешләр. Ул мондый җансыз кеше белән тормышын бәйләргә теләми.«Мөнәсәбәтебез дә элеккечә булмас», — дип уйлады Нина. Елап җибәрми чак тыелып тора. Түтиләре аның хәлен аңладылар. Кыз Митяга әйтергә тиешле иң кирәкле сүзләрне таба алмый интегә. «Юк, эзләмә, Нина, андый сүзләр юк», — дип үзенә боерык бирә. «Аның күңеле ярлы, ә минеке — яралы. Төп коралым булган физика кануннары да ярдәмгә килми, ичмаса. Әйе, физика кануннарын яттан беләбез, тормышта кулланабыз. Авырлык килгәндә, уйларыбыз, хисләребез нинди кануннарга буйсына соң?», — дип уйлады кыз. Ул тормыш кануннарын бөтенләй белми икән. Нина бу очракта көчсез иде. Шулай да түтиләр сер бирмиләр. Алар җырлап күңелләрен күтәрәләр:
Ефәк ак күлмәк сайладым,
Сине өзелеп сөйгәнгә.
Бу җыруны җырлыйм, җаным,
Йөрәккәем көйгәнгә.
Кияү кими күлмәгемне,
Якалары тар, диеп.
Түти әйтә, чәркәләргә
Зәмзәм суы сал, диеп.
Инде зәмзәм суы сорап та сонучы булмагач, түтиләрнең өметләре сүрелде булса кирәк. Алар, кызның аркасыннан сөеп:
— Ярар, Нина, күп ялындык. Күлмәгебез искиткеч затлы, матур. Хужа табылыр, без аны үзебез белән алыйк әле, — диделәр. Нинаны бу сүзләр генә юата алмады. Эшләре пешмәгәч, алар бу йорттан китү ягын карады.
— Кияүне буйсындырып булмады, бик үзсүзле икән энегез, — диде Маша түти, тавышын күтәрә төшеп.
Кара инде, әле иртән генә бөтен дөнья ап-ак иде. Кай арада караңгы төшкән? Яуган ак карлар да, «ак диңгез» дә күңелендәге корымны юып төшерә алмаячак.
Кияү артык горур кыланды. Киреләнеп, кунакларны санга сукмавы, бәхетле, ап-ак көнне кара төсләргә манды. Нина өчен дөньяда ямь калмады. Башында бер уй гына бөтерелә. Аны яраткан, ул белгән Митя түгел бу кеше. Ул аның борчуларын күрми дә, белми дә. Ул — сукыр. Күңел күзе йомылган аның. Туйдан соң ир-ат үзгәрә, диләр. Әле туйлары башланмаган да…
Алар кайтып киттеләр. Озатып калганда, Митяның туганнары, кош тоткандай, бик кәефле иделәр.
— Зурлап килүегезгә рәхмәт. Бөтен туган-тумачалар җыелып килегез, туйга көтәбез, — диде алар, елмаеп.
Электр чыбыгында тезелешеп утырган чыпчыклар да, кызны үртәп «ярат-мый, ярат-мый» дип чыркылдашалар кебек тоелды. Әйе, яратса күлмәген, һишчиксез, кияр иде. Нинаның бүләге булган өчен генә дә... Гүя ул томан эчендә йөзә. Туганнарының сөйләшкән сүзләрен дә ишетми. Алдагы тормышын Митя белән күз алдына китерә алмый. Бернәрсәне генә аермачык аңлый: туй булмаска тиеш. «Ах, Митя, Митя, юлларны аердың. Мин синеке була алмыйм. Башканы яратырсың. Сөйгәнең белән кавышырсың. Аның бүләк күлмәген кию генә түгел, ул теләсә упкынга да сикерерсең. Мәхәббәтнең ни икәнен аңларсың» Күңеленнән шулай Митя белән «хушлашып» кайткан җирдән, түтиләрнең: «Нина, тизрәк атла», — дип дәшүләре кызны җиргә төшерде.
Сугыш беткәч, батыр күбәер, ди. Түтиләр урамга чыккач гайрәтләнеп киттеләр. Бик ашыгып атлыйлар, артларыннан куа киләләр диярсең. Кәефләре дә күтәренке. Алар бирешә торганнардан түгелләр шул. Гаилә тормышында тәҗрибәләре зур. Әнисе әйтмешли, икесенең дә ирләре күзләренә генә карап тора. Икесендә дә икешәр бала. Шулай да Нинаны юатырга теләделәр булса кирәк:
— Борчылма, ир ирлеген итәр, сәкегә басып, кашык белән башка сугар, диләр. Кара, кызый, нык бул, бирешмә. Тормыш итә башлагач та, үз сүзеңне әйтергә өйрән. Аны тыңла, әкрен генә үзеңчә эшлә. Иреңнең охшамаган гамәлләрен үзенә тыныч кына әйтә кил. Гаилә тормышы хатын-кыздан зур сабырлык сорый. Тормыш барысына да үзе өйрәтә ул. Акыл белән яшә. Хисләреңә алдан чабарга ирек бирмә. Күлмәгеңне кияр, кими кая барсын, — дигән булды түтиләр, көлешеп.
Этләре «Юлдаш» Нинаны койрыгын болгап каршы алды. Кыз аның башыннан сыйпады, аркасыннан сөеп алды. Эт Нинага моңсу гына карап алды да, башын аска иеп оясына кереп китү ягын карады. «Эт тә минем хәлне аңлады. Митя гына аңламады, шатландырырга теләмәде», — дип уйлады кыз, елаклары тыгылып.
Өйгә кергәндә башы иелгән, сөмсере коелган иде. Каршына әнисе чыкты. Әнисен күргәч, моңа кадәр тыеп торган күз яшьләре бәреп чыкты. Нина тыела алмый елап җибәрде.
— Нәрсә булды, Ходаем? — диеште өйдәгеләр.
— Митя күлмәгемне кимәде. Туй булмаячак, — диде дә, тагын да ярсыбрак елап урынына ауды. Күпме шулай яткан булыр иде, бүлмәгә әтисе керде.
— Тапкансың елар сәбәп. Ул егетлеген күрсәтергә теләгән. Мин кияүне аңлыйм, — диде ул, елмаеп.
— Нинди кияү булсын ул?! Туй булмый, дидем бит. Мин аны күралмыйм. Ялынса-ялварса да, аңа чыкмыйм, — диде Нина, башын күтәреп.
— Тор, елап ятма! Кеше ишетмәсен. Сәгате-минуты белән түкми-чәчми кодаларга җиткерерләр. Безне кеше көлкесенә калдырмакчы буласыңмы? Үзең эзләп тапкан егет. Ничә ел ел хат алыштыгыз, ничә ел аралаштыгыз. «Митяга кияүгә чыгам», дигәч тә, теләгеңә каршы килмәдек. «Туй булмый» дигән сүзне син әйтмәдең, без ишетмәдек, — диде әтисе.
Әнисе бераз йомшаграк булырга тырышты.
— И, кызым, инде кеше күзеннән төштең. Туйга кадәр бер ай яшәдегез, син хәзер ир хатыны булып саналасың. Тапкансың елар сәбәп. Менә минем ничек кияүгә чыгуымны белсәң?! — диде ул, елмаерга тырышып. — Хатын-кыз язмышы шулай буладыр инде. Күрәчәк күкләрдә языла диләр, бит. Әтиегез белән очрашкан да булмады, бер тапкыр озата да килмәде. Ул мине ат чанасына салды да урлап кайтты...
— Ничек? — дип сорады Нина, үксеп елап яткан җиреннән.
Әнисенең дә яшьлектә яраткан егете булгандыр бит. Ул берни белми үскән. Әнисе яшьлек серләрен ачмаган, аларга сөйләмәгән, күңел түрендә саклап яшәгән.
Сөйләрмен әле. Бүген түгел. Вакыт юк. Әйдә, ки күлмәгеңне. Кияү балакай килгәндә, әзер булып тор, — диде ул, сүз әйтергә урын калдырмый.
Йөрәге елый. Әрнеп, үксеп елый. Тик аның авазын кыз үзе генә ишетә, аны ул гына аңлый. И, Ходаем, Нина өчен парлы тормыш күз яшьләренә төренеп башланамыни?
Әй, шаулый ла нарат, шаулый нарат,
Никләр шаулый икән бу нарат?
Шауламаслар иде, ай, нарат,
Аерылып китә бер канат.
Кулыңдагы кигән пирчәткәңне
Артларыңа куеп алдырма.
Кеше җарлары матур диеп,
Үз җарыңның хәтерен калдырма.
Туй. Туй иртәнгә кадәр гөрләде. Яшь кәләшнең күңел җәрәхәтен хәмердән кызган кунаклар сизмәде. Җыр, биюләр белән өй эче генә түгел, авыл гөрләп торды. Туганнары җырлаган моңсу, сагышлы җырлар бүген дә Нинаның колагында яңгырый.
Син идең ул минем көткәнем
Митяга гашыйк булган кызына карап, Надя үзенең яшь чагын исенә төшерде. Ул да шулай очып, очынып йөрде. Бәхетле иде. Ул бәхет бервакытта да бетмәс кебек иде. Кайбер көннәрне Надяның кызы Нина артыннан чыгып, карап каласы килә. Балалар укытырга йөргән кызының ак кар өстендә эзе дә калмыйдыр. Ул бит җирдән йөрми, кар өстеннән йөзеп, очып бара. Кызы Митяны бик ярата шул. Надя да Гришага шулай гашыйк иде. Йокларга ятканда да уенда Гриша. Торса да уенда Гриша. Фермага эшкә барганда да кар «Гриш-ша», «Гр-ри-ш-ша» дип шыгырдый. Сыер сауганда сөт тә чиләккә «Гриш- ша» дип төшә.Аның бәхете, шатлыгы эченә сыеша алмый, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп, «Гриша», дип кычкырасы килә.
«Гриша, мин сине яратам», — дип кабатлый ул. Кызның күңеле җиде кат күкләрдә. Бүген аның кәефе күтәренке. Кыз бик яшь булуга карамастан, аны хөрмәт итәләр, эшенә зур бәя бирәләр. Бүген дә бөтен кеше алдында күңелләрне эретердәй җылы сүзләр әйттеләр. Надяның кәефе күтәрелүгә шул да җитә калды.
Әрәмәлектә печән чаба кыз. Кычкырса ни була?! Берәү дә ишетми ич.
«Гриша, мин сине яратам. Яратам, ишетәсеңме?», Кеше ишетсә, «Надя исәрләнгән», дияр. Әйе, Гришага булган сөю хисләре кызның башын бик нык әйләндерә. Ул — аның беренче мәхәббәте. Зәй буенда Надя ялгызы. Печән чабучылар күренми. Иртәнге савымнан кайткач ятып ял да итми ул. Шулай өйрәнелгән инде. Гришаның мәхәббәте көч бирә аңа. Кызга канатлар куя. Яшь чаклар бер генә була. Яшьләр арасында яратулар да гел булган һәм булачак. Алар кебек бер-берсен чынлап яратучы җирдә тагын бармы икән? Надяның аны уйламаган минуты да юк. Кичке уенга чыксалар да алар гел бергә.
Авылларында аларга сокланмаган кеше юктыр. Бигрәкләр дә пар килгәннәр, күзләр тимәсен үзләренә. Надя җыйнак гәүдәле, бөтерчек кебек. Кечкенә дә төш кенә шул ул. Бер килмәгән җире юк. Нечкә бил, төз матур аяклар, куе кара чәчләр. Тулган айдай түгәрәк йөз. Бик сөйкемле шул Надя. Эшкә булганлыгын сөйләп тә торасы юк.
Мәктәпне тәмамлауга, фермага сыер савучы булып урнашты. Бөтен апаларын шаккатырып эшли, беренчелекне бирергә һич уйламый. Менә шундый уңган-булган кызга күз атучы бер Гриша гына түгел. Надялардан ике йорт аша гына яшәүче Микулай да ярата аны. Тик Надя бер генә егетне күңелендә йөртә. Гриша белән капка төбендә утырганнарын күрсә, Микулайның җене котыра. Ул кызны ачуланып, этеп-төртеп өйләренә кертеп җибәрә. Алай гына янган йөрәген баса алмагач, Гришаны бәргәләп, озатып җибәрә. «Килеп, күренеп йөрмә монда. Синең өчен үскән кыз түгел ул», — дип, артыннан мыскыллап кычкырып кала. Кыз түбән очта яшәүче сабакташы Гришага күптән гашыйк. Микулай аның уенда да юк. Ул бит карт. Надядан алты яшькә өлкәнрәк.
Микулай беркөн шулай Надяны ялгыз гына күреп, юлын бүлде:
— Кызый, йөрмә ул маңка малай белән. Барыбер, минеке буласың. Мин сине берәүгә дә бирмим. Риза булмасаң, урлап булса да алып кайтам, — дип, ярсу диңгез кебек күзләре белән Надяны ашардай булып карады да, ашыга-ашыга китеп тә барды. Бик дулкынлана иде булса кирәк.
Надя сүз әйтергә дә өлгерми калды. Егет артыннан карап бик озак уйланып торды. Микулай да бик булган егет, ул дип авылның күп кызлары авыз суларын корытадыр. Озын буйлы, дулкынланып торган куе кара чәчле. Нурлы йөзенә, диңгездәй зәңгәр күзләренә генә дә гашыйк булырсың. Ләкин Надяның йөрәге Гришаны сайлады, тормыш итү өчен язмышы кемне сайлар, белгән юк. «Күрәчәк күкләрдә языла, кызым», — дип әйткәне бар әнисенең.
Шулай да, «урлап кайтам» дигән сүзләрне ишеткәч, кызның күңеленә шом керде. Авылларында кыз урлау йоласы электән үк килә. Ләкин бар да килешеп кенә эшләнергә тиеш. Шулай уйлап, ул үзен тынычландырырга тырышты.
Дәвамы бар.
Алина Кондратьева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев