Зәйдә «Питрау чибәре» конкурсын яраталар
Хәбәрләр

Зәйдә «Питрау чибәре» конкурсын яраталар

Бу гүзәллек бәйгесе Зәй районында егерменче  мәртәбә үткәрелә инде

«Питрау чибәре» конкурсы елдан-ел колачлы итеп оештырыла. Әлеге бәйге – керәшен  халкының үзенчәлекле мәдәни  байлыгы, рухи торышы һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.

Бу гүзәллек бәйгесе Зәй районында егерменче  мәртәбә үткәрелә инде.

Быел конкурста Дүрт-Мунча авылы кызы Альбина Анисимова, Сәвәләйдән Надежда Агапова, Иске Зәйдән Эльвира Мингалимова  һәм Виктория Трофимовалар,   Сармашбаш авылыннан  Регина Красовская, Әхмәттән Лариса Барсукова, Поповкадан Эльвира Краснова,  Сарсаз-Баграждан Вероника Журавлева һәм Ләйсән Халикова, Югары  Баграждан  Гүзәл Бутаковалар катнашты.

Кызлар берсеннән-берсе мавыктыргыч бәйгедә үзләрен сынады һәм Альбина Анисимова җиңүче булып табылды. Калган кызлар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. 

Альбина Анисимова 2018 елгы Питрау чибәрендә  “Иң сөйкемле кыз” номинациясендә бүләкләнде, 2019 елны исә I урын яулаган иде.

Афәрин, Альбина, иҗат мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын сиңа.

"Зәй офыклары"

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев