28 февральдә Май чабу атнасы башланды, ул 6 мартта тәмамлана. Май чабу – халыкның кышны озатуга, язны каршы алуга багышланган борынгыдан килгән бәйрәм. Бәйрәм атна буе бара
Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Май чабу бәйрәмен үткәрү матур традициягә әйләнде. 2 мартта музейда 1нче мәктәпнең III «Б» сыйныф укучылары өчен танып-белү сәгате үткәрелде.
“Балаларга Май чабу атнасының җиде көннән торуын, аның һәр көне төрлечә аталуын һәм аларның һәркайсының үз мәгънәсе булуын аңлаттык. Мәсәлән, дүшәмбе – “очрашулар”, чәршәмбе – “сыйлану”, пәнҗешәмбе – “уен-көлке”, җомга – “әби коймагы”, шимбә – “печкәчәмдә кунакта”, атнакөн – “кичерешү көне” дип йөртелә”, -ди музей хезмәткәре Жанна Носова.
Әлбәттә, Май чабу атнасында коймак – төп сый. Балалар чарада «Коймак пешер», «Кояш нурларын җый» һ.б. күңелле уеннар уйнадылар. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев