Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур сәхнәгә гашыйк бәләкәй Никита

Талантсыз кешеләр булмый, әмма күбебез үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен дә, шул талантын үстерү өчен тырышырга кирәклеген дә белми. Ә менә Никита Макаров әле унбер яшьтә генә булса да, үз талантын үстерү юнәлешендә инде күптәннән эшли.

Зур Кайбыч район үзәгендә яшәүче Макаровларның улы Никита нәкъ менә шушында укырга керә һәм сәхнәдәге беренче адымнарын да шушында ясый.

– Алты яшеннән үк 1нче класска кергәч улыбызны музыка мәктәбенең баян классына да бирдек. Бик теләп, кызыксынып йөри башлады. Укытучылары да мактый, материалны да тиз үзләштерә. Иҗатка сәләте бар икәнен шул вакытларда аңлап алдык, – дип сөйләде Никитаның әнисе Лидия Макарова.

Баянда уйнарга өйрәнә башлаган Никита, 1 елдан соң ук вокал белән кызыксына, фортепианода да уйный. Хәзер инде Никитага 11 яшь, ул 6нчы класста укый һәм быел баян классын уңышлы гына тәмамлый, вокал классында соңгы елын укый. Баян, фортепиано, вокал белән генә чикләнми ул, өстәмә рәвештә, гитарада һәм курайда да шөгыльләнә башлаган.

Бу бала гади мәктәптә укырга өлгерәме икән соң, дигән сорау туды миндә. Ул бит әле бик күп конкурсларга да йөри. Өстәмә дәресләр, төрле конкурслар аның фәннәрне үзләштерүенә комачауламыймы?

– Конкурсларда катнашу, төрле музыка уен коралларында уйнарга өйрәнү укуына комачауламый дип уйлыйм. Сәхнәгә чыккач оялмаска, үзеңне дөрес тотарга өйрәтә. Шөкер, бүгенге көнгә кадәр “5”ле билгесенә генә укып бара. Мәктәптә уза торган бөтен бәйрәмнәрдә дә катнашып өлгерә әле ул, – дип җавап бирде Лидия.

Бер булганнан барысы да була, дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Андый актив балаларны мәктәптә дә бик яраталар бит. Укытучыларының сүзләре буенча да, 1нче класстан бирле мәктәптәге бәйрәмнәр Никитасыз үтми. Белем бәйрәмнәренең, “Соңгы кыңгырау” һәм башка кичәләрнең алып баручысы да шушы керәшен малае икән. Районда оештырыла торган чараларда да еш катнаша. Укытучылар конференциясендә, Сабантуйда, Җиңү бәйрәмендә ел саен чыгыш ясый.

– Класс җитәкчесе Алсу Фәритовна белән бергәләп, конкурсларда катнашалар, спектакльләрне сәхнәләштерәләр. Күптән түгел Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге театрында булган конкурста катнаштылар. Алар “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек күрсәттеләр. Безнең Никита Әлмәндәр карт ролен уйнады, – дип горурланып сөйләде Лидия Макарова.

Бөтенроссия, республика, халыкара жыр конкурс-фестивальләрендә Никита I, II дәрәҗә лауреат исемнәренә ия булган. Күптән түгел генә узган “Туым Җондозы” конкурсының зона сайлап алу турында II дәрәҗә лауреат исемен алган. Баланың кызыксынуы, өйрәнү теләге үз укытучысына да бәйле, дип уйлыйм. Никитаның вокал укытучысы – Галина Никонова. Гитарада уйнарга да ул өйрәтә икән.

Әйткәнебезчә, Никита бик тырышып шөгыльләнә, үзен төрле яклардан таныта. “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә дә ел саен катнаша ул. Быел балаларны бу конкуска әзерләргә музыка мәктәбенә танылган җырчы, профессор Лидия Әхмәтова үзе килеп, мастер-класслар биргән. Танылган карендәшебез Лидия Алексеевна керәшен малае Никитаның сәләтен шунда ук күреп алган.

Нәкъ менә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә әзерләнгән вакытта Никитаның тырышлыгын, сәләтлелеген күздә уңында тотып, Лидия Әхмәтова аны Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә – Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендә уза торган Яңа ел бәйрәмендә катнашырга чакырган.

– Сентябрь аеннан башлап, филармониягә репетицияләргә йори башладым. 23 декабрьдә премьера була. Мин анда төп геройны – кечкенә тылсымчы (“маленький волшебник”) ролен башкарачакмын. Яңа ел маҗарасындагы минем ул героем әкият яза һәм үзе дә шул әкияткә килеп эләгә. Үзе язган әкиятендәге геройлар белән бергәләп, мин уйный торган кечкенә тылсымчы да Яңа елны каршылый. Бик күңелле җырлы-биюле тамаша көтә, – дип әйтте Никита.

Сәнгать дөньясына гашыйк Никита үз талантын үстерү өчен тырыша, сәхнәдә чыгышлар ясый, бәйрәмнәрдә катнаша. Яңа ел тамашасындагы бәләкәй тылсымчы Никитаның киләчәктә сәнгать күгендә үз йолдызы балкып янсын. Бу керәшен малаеның зур үрләр яулап, үзебезнең керәшеннәрне бөтен дөньяга танытуын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев