Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйлеләр мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итә

Иске Зәйдәге хатын-кызлар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәре үргәннәр.

Иске Зәйнең яшьләр үзәгендә маскировка челтәрләре үреп, хәрбиләргә ярдәм итүчеләр арасында карендәшләребез дә бар.

Хәрби операциядән ялга кайткан егетләр әйтүенчә, алар хәрби бурыч үти торган зонада маскировка челтәрләре бик кирәк. Яшьләр үзәгенә килгәч, алар махсус операциянең беренче көннәреннән үк, маскировка челтәрләре үреп ярдәм итүче якташларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Бу хатын-кызларыбыз — олы йөрәкле кешеләр. Заказлар ашыгыч булганда, иртәнге сәгать 5тән кичке 9га кадәр яшьләр үзәгенә килеп, тырышып челтәр үрәләр. Ял дип, бәйрәм дип тормыйлар, вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр», — дип сөйләде «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Светлана Долгова.

Шулай да борчулары бар: челтәр үрергә йөрүчеләр азайган.

«Хәзер бакча эшләре башланды. Аңларга була, әмма егетләребез бездән ярдәм көтә — маскировка челтәрләре сорыйлар», — ди челтәр үрүче хатыннар.

Маскировка челтәрләрләре үрү өчен кирәк-ярак белән бу эшнең башында торучы Елена Хисаметдинова тәэмин итә. Материал сатып алу өчен акча халыктан җыела. Челтәрләрнең читен кирәкле төскә манылган футболкалардан ясыйлар. Иске Зәйдә яшәүче Ирина госпитальдәге хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегә икән.

Ватаныбыз иминлеген саклап, ил кушкан бурычны үтәүче хәрбиләребез кулдан килгәнчә ярдәм итү — зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап калса, икеләтә куаныч. Игелекле җаннарга бу кирәкле эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев