Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән керәшен кызы Арина Токранова – әдәби бәйге җиңүчесе

“Җәлил укулары” V Халыкара әдәби бәйгесе фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында үткәрелә.

“Җәлил укулары” V Халыкара әдәби бәйгесендә "Алтынчәч" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Арина Токранова "Җәлил дөнья халыклары телләрендә" номинациясендә икенче урын алды. Ул Муса Җәлилнең "Кызыма" шигырен рус, татар, инглиз телләрендә сөйләде. Аринаны бәйгегә педагоглары - тәрбиячеләр Рания Уразайкина белән Гөлфия Тимофеева әзерләде. Бәйге өч этаптан тора.
1нче этап – 2022 елның 6 ноябреннән 17 ноябренә кадәр сайлап алу этабы: оештыру комитеты тәкъдим ителгән материалларның әлеге нигезләмәгә туры килү-килмәвенә беренчел бәя биргән (дистанцион);
2нче этап – 2022 елның 18 ноябреннән 6 декабренә кадәр жюри катнашучыларның эшен бәяләү критерийлары буенча бәяләгән һәм конкурс финалистлары билгеләнгән (дистанцион рәвештә);
3нче этап – финал: 2022 елның 12 декабреннән 16 декабренә кадәр жюри әгъзалары белән берлектә оештыру комитеты тарафыннан конкурсантларның видеоязмалары онлайн-режимда каралган һәм критерийлар нигезендә бәяләнгән. Максималь балл җыйган өч финалист конкурсның җиңүчеләре булган. Аларга һәр номинациядә һәм яшь категориясендә беренче, икенче һәм өченче урыннар бирелгән.
40 мең кеше арасыннан 836 финалист сайланды, шул 836 арасыннан 115 җиңүче билгеләнде. Арина Токранова лаеклы икенче урынга чыкты.

Арина Токранова февраль аенда Казан шәһәрендә узачак бүләкләү тантанасына барачак. Анда зур бүләкләү чарасы булыр дип көтелә!

Бәйгене “Бөтендөнья татар конгрессы” регионара иҗтимагый оешмасы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, “Татарстан – Яңа гасыр” Телерадиокомпаниясе, Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Милли музее вәкилләреннән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан торган комитет оештыра.

"Зәй офыклары".

Фото "Алтынчәч" балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев