Быелгы кыш карлы булу сәбәпле, һәйкәл янын кардан чистартып тору зарур
Әлеге фотосурәттә - Зәй районы Югары Мәлем мәктәбе волонтерлары, яшьармиячеләр һәм “СМС-балалар” отрядларына керүче IV-IX сыйныф укучылары. Балалар Югары Мәлем авылының Бөек Ватан сугышында катнашканнар хөрмәтенә куелган һәйкәлне кардан даими чистартып торалар. Быелгы кыш карлы булу сәбәпле, һәйкәлне еш кардан чистартып тору зарур. Бу эшне балалар зур горурлык хисе белән башкара.
- Югары Мәлем мәктәбенә Сармашбаш укучылары да йөреп укый. Алар мәктәптән кайткач, Сармашбаш һәйкәл, мәчет янын шулай кардан чистарта. Ярдәм кирәк дигән әби-бабайларга да барып булышалар, - ди Югары Мәлем мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәлия Батькова.
Бердәмлек – зур көч ул. Бергә булганда, авырлык-кыенлыкларны җиңәргә була.
Фото Югары Мәлем мәктәбеннән.
Нет комментариев