Җыруларны барлыйбыз
Менделеевск районының Бөрешле авылындагы “Ак чишмә” фольклор ансамблендәге түиләр җыруын, ул якларга командировкага баргач, редакция хезмәткәре Марина Скворцова видеога төшереп алды
Әлеге видео язманы Туганайлар” газетасының Инстаграммдагы “бит”ендә күрергә һәм тыңларга була. Җыру текстын газетабызда да урнаштырабыз.
Бөрешле сулары, ай, тирәндер,
Тирәндәй җирләре дә билдәндер.
Җыру башлаулары, ай, бездәндер,
Күтәреб алулары сездәндер...
Калинкурлар алдым мин җиләнгә,
Көмеш инә кирәк тә җөйләргә.
Җакшы адәмнәр килгән җыр тыңларга,
Җакшы җыру кирәк тә җырларга.
Челтерп тәй аккан Ак Чишмәдән
Көмеш кашык белән дә су эчтем.
Әллә генә өнем, әллә төшем,
Сез туганнар белән күрештем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев