Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ыру, нәсел агачыңны беләсеңме?

Кеше ата-бабаларының кемнәр булуын, үз гаиләсенең тарихын белергә тиеш, аны белмәгәннең киләчәге юк, дип санаганнар элеккеләр.

Борынгы заманнарда ук олылар балаларына нәсел тарихын сөйләп, аны агач рәвешендә язып калдырырга тырышканнар. Агачның тамырларына – нәселдәге иң олы ата-бабаларның, ботак һәм яфракларга алардан соң килгән буын кешеләренең исемнәре языла. Керәшеннәрдә аны ыру агачы диләр.

 

Бу, беренчедән, үзеңнең нинди ыру кешесе булуыңны, ата-бабаларыңны һәм якыннарыңны истә тотуың; ә икенчедән, туганнарның үзара өйләнешүенә юл куелмасын өчен кирәк булган.

Соңгы елларда ыру агачын өйрәнүгә игътибар артуы – куанычлы күренеш.

Күптән түгел “Туганайлар” газетасының ВКонтакте, Телеграм битләрендә шушы темага кечкенә сораштыру үткәрдек.

"Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш" дигән әйтем бар. Шул вакытта гына кеше туган ягының, туган нигезенең, үз халкының үткәнен яхшы белә. Ә сез үз нәселегезнең җиде буынын беләсезме?

Соңгы елларда ыру агачын төзүгә зур игътибар бирелә. Телеграмда үткән сораштыруда барлыгы 42 кеше җавап бирде. Шуларның 32%ы  “Ыру агачы”бызны төзедек, 21% – “белмим”, 16%”ясыйсы килә", 26% “Әти-әнинең әби-бабайларын беләм” һәм 5% "Үз әби-бабайларыңны белү җитә" диде. Вконтактеда да бу сораштыруга җаваплар бирүче шактый булды. Анда җавап бирүчеләрнең 63% “Ыру агачы”н төзедек дигән.  Әлбәттә, күпчелекнең “Ыру агачы”н төзедек дип язуы куанычлы.

Мамадыш районыннан Римма Кузнецова үз нәсел агачларын төзүләре хакында сөйләде:

“Үзебезнең гаилә белән дә нәсел агачын төзедек. Бу — бик тә кызыклы, мавыктыргыч, кирәкле эш. Аны төзегәндә буыннар чылбыры күз алдында килә, һәр гаиләнең тарихын барлыйсың, үткән заманга кайткан кебек буласың. Үзебез өчен дә, киләчәк буынга да зур байлык ул!”, – диде ул.

 

Чистай районы Бахта авылының клубында методист булып эшләүче Светлана Малышева ире ягыннан гаиләсенең нәсел агачын тактадан кисеп ясаган. Шушы алмагач формасындагы шәҗәрәнең алмаларында Малышевларның исемнәре язылган.

 

– Бик озак ясамадым мин аны. Алдан ук кәгазьгә язып калдырган булганнар туганнарым. Мин агач фанердан матур алмагач формасын кистем. Исемнәрне, әйбәт күренсен өчен, яндырып яздым, – дип сөйләде Светлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев