Җырчы Җәкәү йортында Яков Емельяновның туган көненә багышланган әдәби шигъри кичә уздырылачак
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында Яков Емельяновның туган көненә багышланган әдәби шигъри кичә уздырылачак

Яков Емельянов – беренче керәшен шагыйре, агартучысы, священнигы. Ул 1848 елда Лаеш өязенең (хәзерге Балык Бистәсе районы) Алан-Полян авылында, крестьян гаиләсендә туа

25 мартта Җырчы Җәкәү йортында Яков Емельяновның туган көненә багышланган әдәби шигъри кичә уздырылачак.

Шагыйрьнең шигырьләре халыкның сөйләм теленә нигезләнеп язылган, ул үзенең гадилеге, тормышта булган хәл-вакыйгаларны әдәбиятка, шигърияткә алып керүе, аларны чынбарлыктагыча тасвирлавы белән дә игътибарга лаек. Шагыйрь иҗатын яратучы укучылар күңеленә аның халыкчан стильдәге шигырьләре бик якын.


Нет комментариев