Җырчы Җәкәү йортында балалар өчен Яңа ел кичәсе булачак
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында балалар өчен Яңа ел кичәсе булачак

Яңа ел кичәсе киләсе елның символы юлбарыска багышланачак

22-23 декабрь көннәрендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен балалары өчен Яңа ел кичәсе оештырылачак. Бу турыда мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы рәсми төркемендә хәбәр ителде. Бәйрәмне Республика керәшен иҗтимагый оешмасы ярдәмендә “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге әзерли.

Балаларга "Юлбарыс Макар Яңа елны коткара" дип аталган  шоу-программа күрсәтеләчәк. Кичәдә керәшен Кыш бабае белән Кар кызы, фотографиялар ясар өчен матур фотозона, кызыклы уеннар һәм зур татлы бүләкләр булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Язылу очен телефон: 89393793555

0+


Нет комментариев