Семинарны республиканың мәдәният министрлыгы, Җәкәү җорты һәм Казан дәүләт мәдәният институты берлектә уздыра
28 сентябрь көнне Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә халык биюләре үзенчәлегенә багышланган семинар була.
Семинарның максаты – культура хезмәткәрләренең, хореографларның, фольклор коллективлары җитәкчеләренең керәшен халкының бию традициясе тармагындагы профессиональ осталыгын һәм белемнәрен арттыру.
Анда, шулай ук, керәшен биюен башкару алымнарына кагылышлы мәсьәләләр каралачак.“Этнография и танцевальный фольклор народов Среднего Поволжья” китабының презентациясе дә була. Семинар барышында фольклор коллективларның җитәкчеләре һәм хореографлар өчен махсус әдәбият тәкъдим ителә.
Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Оксана Коваленко – хатын-кызлар биюе, ә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең бию төркеме репетиторы, балет артисты Радик Шәйхетдинов ирләр биюе техникасы буенча мастер-класс уздырачаклар.
Соңыннан анда катнашучыларга сертификатлар тапшырыла. Семинар иртәнге сәгать 10да Я.Емельянов исемендәге үзәктә (М.Худяков урамы, 11нче йорт) башлана.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев