Керәшенчә Яңа елны 1 январь көнне Ютуб каналыннан һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак
28 декабрь көнне Җырчы Җәкәү йортында керәшенчә Яңа ел төшерделәр. Съемкаларда танылган керәшеннәр - артист Николай Дунаев, Кыш бабай ролендә Олег Фазылҗанов, тракторист-блогер Василий Иванов, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, популяр җырчылар - Алина Давыдова, Лариса Басыйрова, Иван Пугачев, Амелия Феофанова, Кирилл Спичков, Марина Тараканова, Лия Морис һәм керәшеннәрнең КВН җыелма командасы членнары төште.
Тамашаны 1 январь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең Ютуб каналыннан һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак.
Нет комментариев