Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (10-17 октябрь)

Күңелегезгә ошаган кешегә хисләрегезне белдерергә оялмагыз. Әмма сезнең кадерегезне белмәгән кешеләрне яныгызга якын китермәгез


Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарлар вакыйгаларның үзәгендә кайнаячак. Ыгы-зыгы һәм шау-шу ачуыгызны чыгарса да, йөзегезгә чыгармагыз. Беркемне дә тәнкыйтьләмәскә, кисәтүләр ясамаска тырышыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үзегезгә һәм тагын бер тапкыр үзегезгә ышаныгыз! Күңелегезгә ошаган кешегә хисләрегезне белдерергә оялмагыз. Әмма сезнең кадерегезне белмәгән кешеләрне яныгызга якын китермәгез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Вакыйгаларның сезнең файдага буласына ышаныгыз. Язмыш сезгә күңелле бүләк әзерли. Сезнең өчен бөтен нәрсәгә әзер кешегез булу – бәхет бит ул. Кадерен белегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Уйламаган бер танышу гомерлек дуслыкка әверелергә мөмкин. Фикерегезне әйтергә оялмагыз, ләкин артык ышанучан да булмагыз. Югыйсә, тагын шул бер үк тырмага басуыгыз ихтимал.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Кан дошманым дип уйлаган кеше белән дуслашып китәчәксез. Әле бу дуслык сезгә матди файда да китерәчәк. Бәхәсләшүләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз. Хаклы булсагыз да, дәшми калуыгыз яхшырак булыр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләр ачыклау, зур җәнҗалга әверелеп, уеннан уймак чыгуы ихтимал. Әйткәләшүгә вакыт сарыф иткәнче, табигатькә чыгыгыз. Бу сезгә авыр күңел халәтеннән котылырга ярдәм итәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Вәгъдә биргәнсез икән, үтәргә тырышыгыз. Югыйсә, сезгә ышанмый башлаулары бар. Җомга көнне вакытында телегезне тешләвегез, сезне низагтан йолып калыр. Мәсьәләне талашмыйча да хәл итеп була бит.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бик катлаулы сыман булып тоелган мәсьәләне җиңел хәл итәрсез. Бу сезнең көчегездән килә, курыкмагыз. Үзегезгә ышансагыз, теләкләрегезне бик тиз тормышка ашырырсыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Сөенечле хәбәр ишетеп, бәхет кошы тоткандай куанырсыз. Абруегыз күтәрелер, шулай ук хезмәт баскычында да күтәрелеш көтелә. Ләкин үзегезне хөрмәт итүләрен теләсәгез, борыныгызны өскә чөймәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бу атнада пунктуальлек сезнең дустыгыз. Барасы җирләрегезгә соңга калмагыз. Үзегезгә күңелсезләнергә юл куймагыз, бөтен кеше белән елмаеп сөйләшергә тырышыгыз. Пәнҗешәмбе кызыклы очрашу вәгъдә итә.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тыныч, уйлап һәм ашыкмыйча эшләсәгез, ак сакаллы карт булырсыз. Берәүгә дә шәхси тормышыгызга кысылырга рөхсәт итмәгез. Проблемаларны хәл итүне киләсе атнага калдырып торыгыз, барысы да сез теләгәнчә булыр.

Балык (19 февраль – 20 март)
Күптәнге танышыгыз сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр, баш тартмагыз. Танышыгызның танышыннан яхшы хәбәр килеп ирешер. Атна ахырында романтик мөнәсәбәтләргә әзер булыгыз.

 

ШК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев