Якты Күл музеенда фольклор кичәсе узды (фото)
Чарада Казан кунаклары да катнашты.
11 август Якты Күл авылы музеенда фольклор кичәсе булып узды. Чарага Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре – фольклорчы Геннадий Макаров, үзәкнең методисты Илүзә Галиуллина, Җырчы Җәкәү йортының балетмейстеры Марина Казакова да килгән иде.
Кичәне краевед Михаил Вавилов алып барды. Ул Якты Күлнең тарихы, беренче килеп урнашучылары турында сөйләде. XVIII гасырда Якты Күлгә Мишә елгасы буенда урнашкан Савруши, Байраши авылларыннан керәшеннәр килгән, ә рус халкы Пенза өлкәсеннән күченгән икән.
Кичә барышында авылның “Керәшен моңы” ансамбле бер-бер артлы обрядлар, җырулар җырлады. Шулай ук, авылның престол бәйрәме Казанский турында сөйләделәр.
Соңыннан, ансамбльнең иң беренче җырчыларының берсе Мария түти Романованың өенә барып, фольклорчылар аның да җыруларын яздырып кайттылар.
Кичәне оештыручы Якты Күл авылы клубы сәнгать җитәкчесе һәм клубның хезмәткәрләренә, “Керәшен моңы” ансамбленә зур рәхмәтләрне җиткезәбез. Әлбәттә, Зәй районындагы керәшен авылларында йөреп, җырларны, җолаларны яздырып барган Геннадий Макаров һәм аның белән бергә бу экпедицияне алып барган кызларга рәхмәт әйтәбез. Алар яздырып алган этнографик материаллар саекмасын, халык күңеленә барып җитеп, сәхнәләрдә, бәйрәмнәрдә башкарылсын, - диде кичәнең кунагы Ольга Долгова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев