Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең хезмәткәре  "Җәлил укулары"нда җиңү яулады
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең хезмәткәре "Җәлил укулары"нда җиңү яулады

Ул "Профессионал башкаручылар" номинациясендә җиңүче дип табылды

17 февраль көнне Казанның "Чулпан" Культура үзәгендә IV "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты булды. Анда иң көчле дип табылган шигырь укучылар чыгыш ясады. Алар арасында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек мөдире Сөмбелә Вәлиәхмәтова да бар иде. Ул "Профессионал башкаручылар" номинациясендә җиңү яулады.


Нет комментариев