Нардуган (Святки) - Рождестводан соң 12 көн дәвамында үткәрелә торган керәшеннәрнең күңел ачу бәйрәме.
Кайбыч районындагы Хуҗа Хәсән авылында да Нардуганны бәйрәм иткәннәр. Җырулар җырлап, уен-көлке, такмаклар әйтешеп биеп, авыл кешеләренең күңелләрен күтәргәннәр. Керәшен яшьләре җыелып, чит киемнәр киенеп, үзләрен танытмыйча, изге теләкләр теләп йөргәннәр.
Фото: "Вести Хозесаново"
Нет комментариев