Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владислав ТИМОФЕЕВ: “Әфган куркыныч төштәй искә төшә”

Карендәшләребез арасында да таулы-ташлы Әфган җирендәге хәрби хәрәкәттә катнашканнары бик күп. Япь-яшь килеш никадәр авырлыклар аша үтәргә туры килгәнен алар үзләре генә беләдер.

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында 1969 елның январенда туган Владислав Тимофеев та яшь гомеренең ике елын авыр хәрби хезмәттә уздырган. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән туган авылларында яши. Хатыны Надя белеме буенча медицина хезмәткәре, алар бергәләшеп, инде 90яшен тутырган, урын өстендәге әниләрен карыйлар. Авылда тәртип ягыннан да, уңганлык буенча да һәркемгә үрнәк булырлык бу гаилә. Өч бала – Вадим, Руслан, Лилиананы тәрбияләп үстергәннәр.

Владислав Альбертович күп еллар колхозда эшләгән, бүгенге көндә М12 юл төзелешендә – шофёр. “1979-1989 елларда Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты булган хәрби сленгта безне – махсус автомобиль йөртүчеләрне “наливниклар” дип атый иделәр.

Камаз машиналары белән керосин ташыдык. Безгә авырлыкларны күп күрергә туры килде. Бергә булган хезмәттәшләрем белән аралашып торабыз, ул вакытларны куркыныч бер төш кебек искә төшерәбез, хәлләребезне белешәбез, арабыздан киткәннәрне сагынып искә алабыз. Ватанны сакларга әзер тору – ул егетләрнең бурычы, тик мондый афәтләр беркем йортына да кагылмасын, дөньялар тыныч булсын иде”, – диде аз сүзле, җитди, батыр йөрәкле Тәрбит егете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев