Владимирдан Галина Михайлова үз ансамбльләре турында сөйләде
Авылның «Талир тәңкә» фольклор коллективы оешуга быел 7 ел.
Владимир авылының «Талир тәңкә» фольклор ансамбле 2017 елны Галина Михайлова тарафыннан оештырыла. «Талир тәңкә» фольклор ансамбле керәшеннәрнең җыруларын һәм биюләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Менә инде җиде ел дәвамында алар үз иҗатлары белән халыкка еллар буена онытылган керәшен мәдәниятен яңарта.
Бүгенге көндә «Талир тәнкә» фольклор ансамбле район күләмендә үткәрелә торган бәйрәм чараларында, көзге-язгы ярминкә концертларында, район Сабан туенда уңышлы чыгыш ясый.
Ансамбль турында җитәкчеләре болай сөйләде:
“Репертуарыбызда җырлар байтак. Эзләнүләрне барыбыз бергә алып барабыз. Коллективтагы кызларның чын күңелдән керәшен җырулары белән кызыксынулары бик зур куаныч. Чөнки бик борынгы, инде онытылып та бара торган халкым җырларын яңадан торгызу, керәшен дөньясының уңышлы казанышы дип саныйм. Шундый җырларның берсе, "Ай әйтәмен" җыры. Без аны акопеллага җырлыйбыз. Чөнки әлеге җырның борылышларын баянга җырлаганда ачып бетерә алмыйбыз кебек. Башкарыла торган заманча стильдә язылган Виталий Агаповның "Арыулармысез" җыры да уздырылган кичәләрне башлап җибәргәндә сәләмләү булып бик матур яңгырый. Соңгы вакытта коллективыбызны кунак – мәҗлесләргә чакыру модага кереп китте. Мондый вакытта инде без борынгы әби-бабайларның кунак җыруларын башкарабыз. “Түгәрәкәй алан”, “Җырлыйк әле” җырларын уен коралларыбыз белән башкарганны халык аеруча җылы кабул итә. Кая гына барсак та, иң беренче кешене тышкы кыяфәт, киемнәр бизи. Без еш кына: “Яңа киемнәребез булмаса без Җырчы Җәкәү җортында да, ел да Питрау сабан туенда да һ.б җирләрдә дә чыгыш ясый алмас идек “, – диеп сөйләшәбез. Авылдашыбыз Динар Пасыев инициативасы белән тектерелгән киемнәребез безне тагын да илхамландыра. Без аңа һәрвакыт рәхмәт укыйбыз. Клубтагы фольклор коллективы почмагын диплом грамоталар, кубоклар бизи. Зур булмаган коллективыбызга: Нина Воеводина, Эльмира Данилова, Люба Степановага зурырак чараларда катнашканда безгә иярүче тормыш иптәшем Валерий белән улым Дениска алга таба да уңышлы чыгышлар, уңышлы эзләнүләр насыйп булсын”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев