Вирусолог: Коронавирус белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин
Хәбәрләр

Вирусолог: Коронавирус белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин

«Омикрон» яңа штаммының төгәл аерым билгеләре юк, ул салкын тию кебек бара, - дип искәртте белгеч

Коронавирус инфекциясе белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин. Мондый мәгълүматлар белән «URA.RU» агентлыгына вирусолог Анатолий Альтштейн уртаклашты.

«Гадәттә коронавирус белән авырып киткән кешеләр өч-дүрт атнадан соң үлә башлый», — дип аңлатты белгеч.

Коронавирусның «омикрон» штаммы өзлегүләрнең башка төрле билгеләрен яки үлем-китем санының күбрәк булуын күрсәтмәде, дип ачыклык кертте.

«Авыруның төгәл аерым билгеләре юк. Ул салкын тию кебек бара», — дип белдерде Альтштейн. 

ТИ

Фото: pixabay.com


Нет комментариев