Танылган алып баручы Венера Аитова үзенең инстаграмында тәмле рецепт белән бүлештте
ЭЧЛЕК:
Тигез күләмдә
-Ит
-Суган
-Бәрәңге (без күбрәк яратабыз)
турыйбыз!
-Тоз, борыч һәм әнис
өстәп болгатабыз!
КАМЫРЫ:
- 1 йомырка
-3-4 аш кашыгы каймак
-100гр Сыек май
-200гр су
-0,5 чәй калагы тоз
-Он остәп камыр басабыз да
Бер 10 минут өстен каплап ял иттерәбез.
Аннары җәеп эчлекне салып бөгәбез.
Әниемнең "фирменный" тәкәләренең тышлыгы нәзееек кенә була! Кетердәп пешә!
Тик аның тишелү куркынычы бар, игътибарлы булыгыз, кызлар!
Эчлекне күүп итеп салганга исеме дә "Тук тәкә"!
Без шулай яратабыз.
Табаны майлап тезәбез.
Кызган мичкә 30-40 минут пешерәбез!
Бер 10 минуттан киметергә онытмагыз.
Менә шул! Ашларыгыз тәмле булсын!
Нет комментариев