Венера Аитова: «Фамилиям турында башкалар күбрәк кайгырды»
Хәбәрләр

Венера Аитова: «Фамилиям турында башкалар күбрәк кайгырды»

«ТНВ-Яңа гасыр» телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруын алып баручы Венера Аитова декрет ялыннан соң башка телеканалда эшли башлады.

Ике бала әнисе Венера Аитованың “Акчарлак” газетасына биргән әңгәмәгәсеннән өзек.

Венера Иванова фамилиясе телевидение тормышында үзе бер бренд иде. Аитова фамилиясенә һич күнегеп булмый. Ни өчен үзгәртергә булдың?
— Фамилиям турында миңа караганда башкалар күбрәк кайгырды кебек. Җитәкчем белән сөйләшкәч: «Тагын бер кат уйлап кара әле, Иванова булып күп еллар эшләдең, танылдың», — диде. Әмма мин бу процессны ничектер табигый, шулай тиеш дип кабул иттем. Беренчедән, кияүгә чыгуым да тиз булды. Нишләргә икән, дигән уй булмады. Аитованы да тиз кабул иттеләр. Әмма кыз фамилиясе барыбер җәя эчендә йөри. «Таяну ноктасы«на килгәч, мәрхүмә Хәмдүнә апа Тимергалиева да «Венера Ивановна» дип дәшә иде. Күпләр Иван исеме белән бәйле нәрсәдер бар дип исендә тота. Әмма әтиемнең исеме — Рамил.
– Кияүгә чыккач үзгәрдеңме?
– Мин бит җитлегеп, шәхес буларак формалашып кияүгә чыктым. Ул вакытта миңа 32 яшь иде...

Чыганак һәм фотолар


Нет комментариев