2023 ел ахырына якынлашып килә, тиздән 2024 елга аяк басабыз.
Балык Бистәсенең көр күңелле үзешчән композиторы, куп җырлар авторы Юрий Гордеевның Яңа елга теләкләре:
«Иске ел безнең гаилә өчен уңышлы гына узып бара. Бу ел безнең өчен истәлекле ел булды. Сентябрь аенда кече улыбыз — Артем өйләнде. Ике киленле булдык. Әле күптән түгел, буш торган абзарыбызга да дүрт аяклы ия табылды. Исән-сау булып, сөт ризыклары ашарга насыйп булсын иде. Яңа елга алдан зур планнар корган юк. Төкле аягы белән килеп, илебезгә тынычлык китерсен. Барлык кешеләргә дә исәнлек-саулык, уңышлар, гаилә бәхете телим. Быелгы ел славян календаре буенча кара поши елы. Ул һәркемгә иҗади үсеш, финанс ягыннан муллык, иркенлек, гаилә иминлеге, ә илебез өчен тотырыклылык алып килсен иде».
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев