Балык Бистәсенең Үри Чаллысы авылыннан Евдокия Толстова үзе төшергән фотолар белән «Көзге авыл» марафонында катнаша.
«Туганайлар» газетасы редакциясе иң мул ел фасылына багышлап, керәшен авыллары арасында марафон башлап җибәрде.
Көз — табигатьнең искиткеч һәм серле фасылы. Ул җәй белән кыш арасында күпер ролен үти, Һәр ел саен кабатланса да, гел үзенчә матур һәм үзенчәлекле була.
«Көзнең беренче билгеләре инде август ахырында ук күренә башлый. Көннәр кыскара, һавада җиңелчә салкынлык сизелә. Яфраклар әкренләп алтын, кызгылт һәм сары төсләргә буяла.
Урманнар һәм парклар шул мизгелдә гаҗәеп матур күренеш ала, чөнки бу вакытта табигать чын сәнгать әсәренә әверелә. Төрле төстәге яфраклар җиргә коела, аяк астында кыштыр-кыштыр килеп торалар һәм бу аваз балачактан таныш, күңелдә җылылык уята»,— ди Евдокия Толстова .






.jpg)

Нет комментариев