Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үри, Бирдебәк авылларында шефлык оештырганнар

Быел январь карны юмарт яудырды.

Үз йортлары белән яшәүчеләрнең әле генә көрәп, чистартып куелган ишегалларын берничә сәгать үтүгә яңадан кар белән каплый. Олы яшьтәге ялгыз кешеләргә мондый мул явым төшем белән көрәшү бик авыр. Шуны күздә тотып, күп кенә авылларда ярдәм кулы сузучылар да булган.

“Безнең халыкта элек-электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз. Шул уңайдан, авылыбызда яшәүче өлкән яшьтәге Вера Михайловага мәктәп укучысы Руфинә Шакирова белән ярдәмгә ашыктык. Карын көрәдек, сөйлэшеп хәлләрен белештек. 21январь көнне укучылар белән берлектә өлкәннәргә шефлык оештырдык. Ялгыз яшәүче сугыш чоры балаларының капка төбен кардан чистарттык. Игелек эшләүне дәвам итик! Кешегә бер яхшылык эшләсәң, үзеңә мең булып кайтыр”, – дип язды Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев