Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбаштан Любовь Павлова Яңа елда булган могҗизалар турында сөйләде

Любовь Павлова Кукмара районының Үрәсбаш авылында яши.

Яңа ел һәркемгә дә саулык, илебезгә иминлек, муллык алып килсен. Укучыларыбыз, сынап карыйк, Аждаһа кемгә нинди уңыш китерер, бәхет капчыгын чишәрме?

 

Югалган йөзек

– Могҗиза дигәннәргә мин балачакта ук ышанмый идем. Шулай да ышандырды бит тормыш. Югалган йөзегемне шактый озак эзләргә туры килде. Бер җирдән дә тапмагач, өметем өзелде. Яңа елга каршы төндә төшемә мине тәрбияләп үстергән әнием (әбием) керде. Ак күлмәктән, ак яулык япкан әнием миңа төбәлеп, югалган йөзегем турында сөйли:

– Кызым, син матур гөлләр үстерәсең, алар арасында ятмыймы йөзегең? – ди. Шуннан соң үзе каядыр юкка чыкты.

Иртән торгач та бу төш  турында озак уйланып йөрдем. Яңа ел  иртәсендә гөлләремә су сибәм дип тәрәзә каршына килсәм, йөзегем бегония гөле төбендә ялтырап ята. Бу табышка сөенүләр! Моны Яңа ел могҗизасы димичә ни диярсең?!

Могҗизалы төн

Шулай, башлангыч классларда укыган вакыт. Клубта бал-маскарад карадык та, күрше кызы белән кайтырга чыктык. Җырлап кайтып киләбез, каршыбызга кара мәче чыкты. Карап тора, китми бит. Көчкә куып җибәрдек. “Юлыңда мәче очраса, юлың уңмый” дигән сүз искә төште. Нәрсә булыр икән дип уйланып кайттым. Күрше кызы өенә кереп китте. Мин дә кайтып җиттем. Капкадан керим дисәм – бикле. Нишләргә?! Үзем шакыйм, үзем елыйм. Юк, ачмыйлар. Шактый торгач, туңа башлагач, күрше кызларына кереп йокладым. Иртән әбиемнең тавышына уянып киттем. И, орышты, и, орышты ул. Үзе елый, үзе мине кочаклый. Менә шулай бу Яңа ел төне минем өчен мәңгегә истә калырлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев