Кукмара районының Үрәсбаш авылы балалар бакчасы керәшен йолаларын, җыруларын, милли ризыкларын өйрәнә.
Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова балалар тәрбияләүдә миллилекне беренче урынга куярга тәкъдим итә.

«Үз йоласын белмәгән кешенең, киләчәге юк дисәң дә ялгыш булмас. Һәр халыкның күп еллар буена тупланган үз йолалары, милли киемнәре, бәйрәмнәре була. Без аларны онытмыйбыз, киләчәк буынга тапшырырга тырышабыз. Покрау алдыннан балалар белән пирмәнкә ясарга өйрәндек», — дип сөйләде.

Нет комментариев