Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Унике йортлы Югары Китәк авылына багышланган концерт узган

Югары Китәк поселогы Кукмара районының Сәрдекбаш авылы җирлегенә керә.

6 ноябрь көнне Кукмара районының Сәрдекбаш (Яңа Сәрдек) клубында Югары Китәк авылы тарихына һәм керәшен халкы мәдәниятенә багышланган концерт узган.

Концертта төп чыгыш ясаучылар Югары Чура җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре булган. Шулай ук, районның башка авылларыннан килүче сәнгать осталары катнашкан.

Чара керәшен халык җырлары һәм биюләре, татар эстрадасының популяр җырлары, Югары Китәк авылы тарихы һәм керәшен халкы мәдәнияте һәм көнкүрешеннән кызыклы фактлар белән үрелеп барган.

Югары Китәк исә Сәрдекбаш җирлегенә керә һәм 12 генә йортлы булса да, поселок буларак теркәлгән. Халык телендә аны Чәти дип атыйлар. 

Яңа-Сәрдек Авыл-Клубы төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев