Башкортстанның Бакалы районы Үмер авылында яшәгән Клавдия Васильевадан язып алынган, борынгыдан калган йола.
«Безнең авылда бәрмәнчек иртәсендә капка урлау гадәте дә бар. Аның мәгънәсе шул: элек бер-берсенә күзләре төшкән керәшен егет-кызлары хисләрен сиздермәскә тиеш булган. Өйләнешергә тәкъдим ясау өчен, егет кеше бәрмәнчек төнендә сөйгәне яшәгән йорт капкасын үз өенә күчереп куйган. Бу йола әле дә шул ук рәвешендә яшәп килә. Бәрмәнчекне бик бай табын белән, күңелле итеп үткәрү мәҗбүри».
Чыганак: Тулпар журналы.
Нет комментариев