Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучы хезмәтен бәяләп

Чистай шәһәренең 2нче гимназия укытучысы Елизавета Цыганова, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен, Россия Федерациясенең Мактау грамотасына лаек булды

Карендәшебезгә бу олы бүләк укытучыларның 25 август көнне Чистай шәһәрендә уздырылган педагогик конференциясендә тапшырылды.

Редакциягә бу хакта Чистай районының җирле керәшен оешмасы җитәкчесе  урынбасары Алексей Ефимов хәбәр итте. “Елизавета Михайловна Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге советы члены буларак та зур эшләр башкара, – дип сөйләде Алексей Ефимов. – Шуларның берсе – Чистай шәһәрендә керәшен йорты булдырып, ул анда музей да оештырды. Безне яңа идеяләргә этәрүче хезмәттәшебезне чын күңелебездән котлыйбыз”.

Җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия җаваплы хезмәтләрен намус белән башкаручы, һәрьяклы үсешкә ия шәхесләр әзерләүче укытучылар арасында карендәшләребезнең дә булуы халкыбыз өчен дә зур горурлык! Яңа уку елында да педагогларга ныклы сәламәтлек, акыллы һәм тырыш укучылар, ныклы терәк булырдай хезмәттәшләр һәм ата-аналарның аларга карата ихтирамлы булуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев