Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туңылҗаның чиләк салу йоласы

Керәшеннәрнең җөзек салу йоласын Зәй районының Туңылҗа авылында «чиләк салу» йоласы дип йөрткәннәр.

Бу хакта 1999 ел азагында «Керәшен сүзе» газетасына Кадер авылыннан 60 яшьлек Елизавета Харитонова язып җибәргән. Ул газетаның 30 декабрь санында басылып чыккан.

Елизавета түти үзенең теләген дә җиткергән: «Хәзер бу җыруларны белгән кешеләр китә бара. Яшьләргә калсын иде алар. Истә калган ике җыруны язып җибәрәм».

Ауаларда шәмнәр җанадыр,
Тармак-тармак мае тамадыр.
Нишләп утырасың, бай баласы,
Башларыңа дәүләт җауадыр.

И, очыгыз, казлар, очыгыз,
Безнең басуларга төшегез.
Безнең басуыбыз шау бодай,
Минем ышанганым бер Ходай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев