«Туганайлар»ның баш редакторы Юлия Губина «Тәртип» радиосында кунакта булды
Хәбәрләр

«Туганайлар»ның баш редакторы Юлия Губина «Тәртип» радиосында кунакта булды

«Тәртип» радиосында керәшеннәрнең йола-гадәтләре турында сөйләштеләр.

Тапшыруның исеме «Матбугатка күзәтү» дип атала. Аны «Тәртип»нең баш редакторы Ризәлә Исмәгыйлева алып барды.

Газетабызның редакторы Юлия Губина «Туганайлар»ның бу елда чыккан беренче һәм икенче санына күзәтү ясады. Керәшеннәрнең йола-гадәтләре турында сөйләде, киләчәкә планнар белән дә уртаклашты. Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» фестиваленең Гала-концерты турында да әйтеп узды.

Тапшыруның кабатлавы 27 январьдә (суббота) 9:30 булачак.

«Тәртип» радиосы тапшыруларын Казанда (93,1 FM ешлыгында) һәм Чалллыда (90,2) тыңлап була. Шулай ук, интернеттагы кушымта буенча бөтен районнарда, чит илләрдә дә тыңлау мөмкинлеге бар.


Нет комментариев