Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» газетасы журналистлары — Балык Бистәсендә

Бүген «Туганайлар» газетасы журналисты Фрида Вәлитова һәм сайт редакторы Алина Кондратьева Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылына юл тоттылар.

Керәшен Казысы авылы Казылка елгасы янында урнашкан. Тарих битләренә күз төшерсәк, аңа Казан ханлыгы чорында нигез салынган. Зур булмаган әлеге авылда җирле халык элгәредән игенчелек, терлекчелек, балта эше белән шөгыльләнгән. ХХ гасыр башында биредә җил тегермәннәре, кибетләр һәм, хәтта, май язу заводы булган. Хәзер анда 100гә якын кеше яши. Агачтан ясалган, төзекләндерелгән Троица чиркәве бар.

Авылда чиркәү совет чорында ук булган, 1939 елда ябылган. Ул бинада төрле елларда — башлангыч мәктәп, ашлык саклау склады була. 1975 елда бинаны сүтәләр. 2001 елда реставрация башланган. Хәзерге чиркәү, җимерелгәне урынында,  2006 елны авылның актив кешесе Анатолийның абыйсы Владимир Харитонов акчасына төзелгән.

2013 елның ноябрендә чиркәүне яндыралар, аның кирпеч нигезе генә кала. 2015 елда чиркәү яңадан төзелә.

Бу авылда клуб та, акушерлык пункты да, кибет тә юк. Шулай да тату гына яшәп ятучы халык зарланмый. Аларның этләре, мәчеләре дә бер-берсен яратып, дус яши, диясе килә. Фотога да төшердек. 

Авыл халкының күпчелеге читкә китеп эшли. Алар үз диннәрен, йолаларын хөрмәт итәләр. Кунакчыл, җыр-моңга гашыйк, бар яктан да уңган кешеләре белән куандырды безне Керәшен Казысы.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев