«Туганайлар» галим Геннадий Макаров турында видео-проект әзерли
Хәбәрләр

«Туганайлар» галим Геннадий Макаров турында видео-проект әзерли

«Остаз» проекты кысаларында төрле өлкәләрдә үз белемнәрен яшь буынга тапшыру белән шөгыльләнүче керәшен карендәшләребез турында сөйләячәкбез.

Бүген "Туганайлар" газетасы журналистлары Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булып кайтты. Баруыбызның сәбәбе – этнограф, этномузыкант, педагог Геннадий Макаров белән әңгәмә кору, аны остаз буларак ачу иде. 

Ике сәгать эчендә Геннадий Михайловичның уку-укыту эшенә кереп китүе, фольклорны өйрәнүдә беренче адымнары, бүгенге эшчәнлеге, шәкертләре турында сөйләштек; мәдәни үзәктә урнашкан атнакөн мәктәбендә булып, Геннадий Михайловичның уен кораллары коллекциясе белән таныштык. Шулай ук, SMM-белгечебез Олеся Дмитриеваны думбрада да уйнарга өйрәтте. 

Геннадий Макаровны шәкертләре дә бик ярата. Алар аны таләпчән, әмма бик йомшак күңелле остаз буларак тасвирладылар. Ә инде тиздән әңгәмәнең үзен "Туганайлар" битләрендә һәм видео-репортажны социаль челтәрләрдә күрә алачаксыз.


Нет комментариев